Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы татар телен өйрәнү лагерьларына 1700 бала килә


Актаныштагы интернат-гимназиядә укучылар
Актаныштагы интернат-гимназиядә укучылар

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган татар телен өйрәнү, тарихка, мәдәниятка мәхәббәт тәрбияләү лагерьларына быел 1700 бала киләчәк.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган татар телен өйрәнү лагерьлары башланып китте. Министрлыкның милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сүзләренчә, бу лагерьларның "Сәләт"кә ошаш яклары булса да, аның төп максаты – татар телен камилләштерү, татар тарихына, мәдәниятка мәхәббәт тәрбияләү. Министрлык быел 1700 үсмер, аның 700ен чит төбәкләрдән җыярга тели. Әти-әниләр балаларын Болгарга чатырлар шәһәрчегенә җибәрергә атлыгып тормыйлар, ди Әхмәтҗанова. Ул Азатлык сорауларына җавап бирде.

– Татар телен, мәдәниятен һәм тарихын өйрәнүгә багышланган җәйге лагерьларны ничек башлап җибәрдегез?

– Без быел татар балалары һәм татар телен өйрәнергә теләгән балалар өчен өч урында җәйге лагерьлар оештырабыз. Аның берсе – Биектау районындагы "Костер" лагеры эшен башлап җибәрде инде. Беренче смена 1-8 июньдә, икенче смена 21 июньнән 8 июльгә кадәр була. Хәзер анда 300 бала ял итә, ә икенче сменада 200 бала булачак. Беренче сменада ял итүчеләрнең 150се күпмилләтле балалар өчен оештырылган якшәмбе мәктәпләрендә укучылар. Беренче сменада грузин көне, азәрбайҗан көне, татар бәйрәмнәре көне, менә шуның шикелле төрле милли чаралар булачак.
Лилия Әхмәтҗанова
Лилия Әхмәтҗанова
Икенче сменада Русия төбәкләреннән һәм Татарстаннан 200 бала булачак. Без моны татар телендә күбрәк чаралар үткәрелсен өчен шулай эшләдек. Икенче сменада татар теле, мәдәнияте, тарихы һәм әдәбиятына төп басым ясалачак. Беренче сменада татар милләтеннән булмаган балалар 130лап булачак. Төбәкләрдән 90 бала җыелды, ә калганнары татарстаннар. Узган ел безнең "Костер"да 150 бала ял иткән иде.

– Бу "Костер"да балалар белән сөйләшү, аралашу күбрәк кайсы телдә булачак?

– Күбрәк татар телендә булачак.

– Ә педагоглар, тәрбиячеләр кайдан?

– Монда чиста татарча белүче укытучылар, тәрбиячеләр шулай ук татарча белүче студентларны җыйдык. Югары категорияле укытучылар укытачак. Алар тәҗрибәле педагоглар, балаларны олимпиадага әзерләүчеләр, Казан мәктәпләреннән һәм Биектау районыннан килә.

– Сез 90лап баланың Русия төбәкләреннән киләчәген әйттегез. Кайсы төбәкләр бигрәк тә активлык күрсәтте?

– Беренче сменага җыю бераз авыррак булды, чөнки без аңа Русиядән генә түгел, ә читтән дә алырга теләгән идек. Июнь аенда укулар дәвам иткәнгә күбрәк Русиядән булдылар. Балалар Чуашстаннан бик күп. Сарытау, Самар, Башкортстан активлык күрсәтте. Аннан кала Пермь, Краснодар, Төмән өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән, Казакъстаннан да килүчеләр бар.

Без башта җыя алырбыз микән дип курыккан идек, әмма килергә теләүчеләр байтак булды.

– Җәйге лагерьнең икенчесе кайда?

– Ул Актанышта. Анда безнең талантлы балалар өчен гимназия-интернат бар. Аның каршында "Бүләк" дигән лагерь эшләп килә. Быел балалар санын арттырдык, 200ләп бала ял итәчәк. Беренче сменада 58 бала ял итә. Монда өч смена булачак. Беренче сменада Актанышның үз балалары була һәм алар янына башка төбәкләр дә килеп кушыла. Башкортстан, Пермь, Сарытау, Мәскәү тирәсеннән килергә теләк белдерделәр. Узган ел "Бүләк"тә 80 бала ял иткән иде. Гомумән алганда, быел "Бүләк" һәм "Костер"да 700 бала ял итәчәк. Аның 350ләбе төбәкләрдән.

– Өченче лагерьгә килсәк?

– Без бу лагерьны 23-29 июньдә Болгарда чатырлар шәһәрчегендә беренче тапкыр үткәрәбез һәм ул бер атнага сузылачак. Тәрбиячеләр белән бергә меңгә якын бала килер дип өметләнәбез. Бәлки, балалар 850ләп булыр. Әти-әниләр балаларын чатыр лагерьга балаларын җибәрергә әле әзер түгелләр.

– Ә бу Болгарга балаларны кайлардан җыярга исәплисез?

– Без 50%ын Татарстаннан, калган яртысын төбәкләрдән җыярбыз дип исәплибез. Төбәкләргә килсәк, бүген 170 бала килергә теләк белдерде инде.

Без бу лагерьга ныклап әзерләнәбез. Җиде көннең берсен Габдулла Тукайга багышлап Тукай форумы итеп үткәрергә җыенабыз.

Өч лагерьда да язучылар, галимнәр, артистлар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр планлаштырылган. Балаларны Болгарга, Казанга сәяхәткә алып барырга, татарча спектакльләр күрсәтергә җыенабыз. Болгарда "Лингвистика көне" булачак, аңа галимнәрне чакырачакбыз. Балалар белән төрле лабораторияләр эшләчәк, уңышка ирешү юлларына багышланган тренинглар да каралаган. Укучылар газета-журнал авторлары белән дә очрашачак.

– Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы "Сәләт"кә охшаш, әмма татар телен һәм татарлыкны күтәрүче, әлегеләрне пропагандалаучы үзенең җәйге мәктәбен булдыра түгелме?

– Юк, алай ук димәс идем. Безнең монда "Сәләт" мәктәбе белән ошашлык та бардыр. "Сәләт" үзен күрсәткән, үзенең брендын булдырган үзгә мәктәп. Без җиде көн эчендә шушы чатырлар лагеры һәм калган ике лагерь кысаларында теләге булган балаларга татар теленә кызыксынуны тагын да ныграк уяту, мәхәббәтләрен арттыру максаты куябыз.

Татар дөньясында талантлы шәхесләр бар. Балаларны алар белән очраштыру кирәк. Татарның үз тарихы бар, әгәр без үзебезнең чара аша аңа кызыксыну уята алсак, мисал өчен, Болгарга экскурсиягә барган балаларның нинидидер бер өлеше генә тарих белән кызыксынып китә ала икән, миңа калса, кечкенә әйбер булмаячак.
XS
SM
MD
LG