Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татар яшьләре көннәре ачылды


Казанда Татар яшьләре көннәре ачылды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:27 0:00

Казанда Татар яшьләре көннәре ачылды

22 июньдә Казанның "Идел" яшьләр үзәгендә XXIV Татар яшьләре көннәре ачылды. Русиянең 35 төбәгеннән килгән 150ләп татар егет һәм кызлары бер атна буена үзара аралашып тәҗрибә туплаячак.

"Идел" яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Сафина сүзләренчә, узган елгылардан аермалы буларак быелгы Татар яшьләре көннәренә килүчеләр арасында татар телен белүчеләр күбрәк булган.

"Быелгы очрашу "Идел" яшьләр үзәгенең 15 еллыгын билгеләп үтү белән дә истә калачак. Аннан соң киләсе елга Татар яшьләре көннәрен уздыра башлауга 25 ел тула. Быелгы очрашу шушы юбилейга бер әзерлек кебек тә булачак.

"Без Русиянең төрле төбәкләреннән килгән татар яшьләренең бу очрашудан алган энергиясенең бер елга җитәчәгенә дә ышанабыз.

Яшьләр шушы җиде көн эчендә үз проектларын тәкъдим итәчәк, экскурсияләр кылачак, алар биредә эшләячәк, мастер-классларда укыячак һәм бик күп мәгълүмат алачак. Шулай ук флешмобларда катнашачак, барлык яшьләр дә татарча җырларга да, биергә дә өйрәнәчәк.

Милли үзаңны үлчәүгә салып үлчәп булмый, әмма бирегә килгән татар яшьләре өчен без милли үзаңның орлыкларын салып калдырачакбыз", дип белдерде Ләйсән Сафина.
XS
SM
MD
LG