Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада фатирсыз калучылар бер көнлек ачлык тотты


Яшерелгэн шигарләр
Яшерелгэн шигарләр

23 июнь Уфада фатир төзүгә акчаларын салып, алардан колак кагучылар ачлык чарасы игълан итте. Ләкин полиция "ярдәме белән" чара бер көндә тәмамланды.

Чарада катнашучы төркемдә – өч дистәгә якын кеше. Алар "Кояшлы" дип аталучы бистәдә салынучы күпкатлы йорт төзелешенә акчаларын салып, алданган кешеләр. Каршылык чарасында катнашучылар иртән Ак йорт каршындагы паркта чатыр корып, урнашып алдылар. Чарада катнашучыларның дистәгә якыны ачлык игълан итүләрен һәм хакимият вәкилләре белән очрашканга кадәр чара дәвам итәчәген белдерде.

Ачлык тотучылар
Ачлык тотучылар

Чара башлануга күп тә үтми, кан басымнары күтәрелү сәбәпле, өч кешене ашыгыч ярдәм машинасы алып китте. Төштән соң полиция чатырларны җыярга мәҗбүр итте. Алар моны паркта ял итүчеләргә һәм урам себерүчеләргә комачаулаулары белән аңлатты. Шул ук вакытта таләпләр язылган шигарләрне дә алып куярга мәҗбүр иттеләр. Чарада катнашучылар аларны качып-посып кына күрсәтергә мәҗбүр булды.

Чарада катнашучы Флүзә Мөхәммәтшина:

Чатырларны сүткәннән соң
Чатырларны сүткәннән соң

– Алданучылар барлыгы 160 кеше. Безнең гаилә "Кояшлы" бистәсендәге күпкатлы йорттан ике фатир алу өчен берничә миллион сум акчасыз калды. Берсе өчен миллион ярым, икенчесе өчен ике миллион ярым сум акча түләгән идек. Безгә бирелергә тиешле фатирлар өстәге катларда иде. Ул катларны салмадылар. Йорт өлгесендә ул катларны төзү бөтенләй каралмаган булган. Шулай итеп, һавадагы булмаган фатирлар өчен акча түләдек булып чыга. Менә инде дүрт ел шул акчаларны да кайтарып ала алмыйбыз, фатир бирүче дә юк. Полиция безне куа, безгә көче җитә. Ә алдаучыларны хөкемгә тарттырырга уйлаучы юк, – диде.

Хакимият вәкилләре очрашуга чыкмады. Полиция хәтта үләнгә утырып торырга да рөхсәт итми башлагач, чарага килүчеләр акрын гына тарала башлады.


XS
SM
MD
LG