Accessibility links

Кайнар хәбәр

Акъяр Сабантуе быел ихатада узды


Сабантуй мәҗлесендә катнашучылар
Сабантуй мәҗлесендә катнашучылар

21 июньдә Акъяр (Севастополь) янындагы Балаклава бистәсендә Сабантуй узды. Аны шәһәрдәге Татар-башкорт милли үзәге оештырды.

Татар-башкорт милли үзәге рәисе Җәмил Хисаметдинов әйтүенчә, шул көнне каты яңгыр явуы сәбәпле ел саен Максимов дача аланында уздырылган Сабантуй бу юлы икенче урында узды. Балаклавада яшәүче табиб Суфия Рафикова милли бәйремне үткәрү өчен үзенең ихатасын тәкъдим иткән.

Чараны Татарстанның Кырымдагы даими вәкиллеге җитәкчесе Илмир Темиргалиевның котлавын укып ачып җибәрделәр. Сабантуй белән котлап сүзгә Акмәчеттән Халидә Әхмәтҗанова, “Идел” ассоциациясе президиумы рәисе Рабис Атнагулов, Донецки өлкәсе Горловка шәһәреннән Раиф әфәнде чыкты.

Чара 21 июньдә уздырылу сәбәпле килгән кунаклар һәм катнашучылар сугышта һәлак булганнарны искә алып бер минутлык тынлык тоттылар.

Горловкадан татар ансамбле
Горловкадан татар ансамбле

“Урыныбыз тар булганга без инде без чүлмәкләр ватып, арканнар тартып утырмадык. Чәй эчеп, пылау пешереп, җырларыбызны җырлап утырдык. Горловкадан биш кешелек татар ансамбле, Ялтадан апалы-сеңелле Мәрьям һәм Таидә Шәриповалар, баянчы Рабис Атнагулов Акмәчеттән Сабантуебызга милли төс бирделәр”, диде “Азатлык” радиосына Акъярның Татар-башкорт үзәге рәисе Җәмил Хисаметдинов.

– Татарстандан кунаклар булдымы?

– Миңа мәдәният министрлыгыннан шалтыраткан иделәр, артистларны җибәрәбез, каршылап алып урнаштыра аласызмы дип. Мин, юк, моны эшли алмабыз дип, үзебезнең көчебез белән уздырырбыз, дидем.

– Димәк, бу ел Сабантуй мондый кечкенә форматта, ихатада узды, кешеләр моны ничек кабул иттеләр, Кырым бит инде Татарстан кебек Русия составында. Акмәчеттә Русия көнендә зур Сабантуй узды бит?

– Безнең Сабантуй да югары дәрәҗәдә узды. Яңгыр коеп яуса да, җиргә утырмадык, йортта үткәрергә мәҗбүр булдык, Максимов дачасына әзерләнгән бөтен әйберләрне дә монда китердек, бергә утырыштык, дөрес, тик 40ка якын кеше килә алды, ләкин без бертуган кебек утырыштык, җырлаштык, биедек.

– Бу ничәнче Сабантуй иде?

– Бу ел май аенда безнең үзәккә 20 ел булды. Ул 1994 елда оешкан иде. Сабантуебыз да 20нче тапкыр узды.

– Сезнең үзәкнең урыны бар. Акъярда анда нихәл, проблемнар беттеме?

– Әйе, Силаев урымында 51 квадрат метр урыныбыз бар. Шәһәр шурасы карары белән аның арендасы тагын 3 елга озайтылды. Аренда бәясе дә 1 квадрат метрга 1 гривня, елына 51 гривня түлибез, ләкин коммуналь түләүләр, ут, су, электр энергиясе түләүләре бар, аларны түләү өчен иганәче эзлибез. "Татнефть"нең “Ватан” хәйрия фондына мөрәҗәгать итмәкче булабыз.

– Кырымның Русия кулына керүен мондагы татарлар ничек кабул итте?

– Нормаль кабул иттеләр. Эш сәбәпсез булмый. Без сәясәткә тыкшынмыйбыз. Без мәдәни мәсьәләләр белән эш итәбез.

XS
SM
MD
LG