Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан укытучылары "инклюзив педагогиканы" өйрәнергә Европага китте


Башкортстаннан бер төркем мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре тәҗрибә туплап уртак проектлар турында сөйләшер өчен Германия һәм Һолландиягә ун көнлек сәфәргә чыгып китте, дип хәбәр итә башинформ.рф.

"Башкортстан-Германия" һәм "Уфага күпер" исемле иҗтимагый оешмалар хезмәттәшлеге нигезендә оештырылган әлеге сәфәр вакытында Башкортстан вәкилләре Германиянең берничә шәһәрендә мәгариф һәм мәдәният идарәләрендә очрашуларда катнашачак, яңа элемтәләр булдырачак, шулай ук Һолландиянең Амстердам каласына барачак.

Башкортстан һәм Германия театрлары әһелләре аерым очрашып сөйләшәчәк. Укытучыларны Германиянең "инклюзив педагогика" тәҗрибәсе кызыксындыра. Төркемгә кергән Уфа, Белорет, Учалы һәм Чишмә калалары мәгариф хезмәткәрләре, мөмкинлекләре чикләнгәннәрне сәламәт балалар белән бергә укытуга багышланган бу төр педагогиканы Башкортстанның гимназия һәм һөнәри мәктәпләрдә куллану юлларын өйрәнәчәк.

Әлеге сәфәр Башкортстанның халыклар дуслыгы йорты тырышлыгы белән оештырылган.

XS
SM
MD
LG