Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда шәригать кануннарына туры килгән ял итү үзәге булдырылачак


Татарстанда ел дәвамында мөселманнарны кабул итәчәк ял урыны төзеләчәк. Хәзергә Русия мөселманнары өчен бөтен уңайлыклар да каралган урыннар юк диярлек.

Татарстанның Югары Ослан районы Ташовка авылында Русия күләмендә беренче мөселман лагерен булдырмакчылар. Әлеге проект өчен җаваплы булган Алсу Хафизованың Азатлык радиосына әйтүенчә, ул бөтен гаилә белән ял итү урыны булачак һәм аны ел дәвамында эшли торган итү планлаштырыла.

"Мисал өчен мөселманнар су коенганда хатын-кызлар аерым, ирләр аерым коена. Башка аермалыклар дә күп. Без барысын да истә тотабыз. Хәзер бит күп җирдә хәмер саталар, дискотекалар... Мөселманнар андый урында ял итә алмый. Шуңа Ташовка авылындагы лагерь нигезендә мөселманнарга ял итү үзәге булдырырга карар кылдык. Бу Казан мөхтәсибәте планы нигезендә эшләнә, әмма кайчан ачылачагын әле әйтүе авыр, хәзер иганәчеләр эзлибез”, диде ул.

Мөселманнар арасында ял итү урыннарына ихтыяҗ зур, шул сәбәпле дөнья күләмендә мөселманнарга нигезләнгән кунакханәләр, мөмкинлекләр арта. Мисал өчен, Гоаның туризм департаменты быел мөслимәләргә су коену өчен аерым урыннар булдыру карарын кабул иткән. Мондый таләп белән Гоа җитәкчелегенә мөселман илләре чыккан булган.

Тайвань утравында да быел хәләл сертификаты алган кунакханәләр саны 21гә арткан һәм аларның гомум саны 50гә җиткән. Болар барысы да мөселман туристларны күбрәк җәлеп итү өчен эшләнүе әйтелә.

Хәзер мөселманнар ял итү өчен күбрәк Төркия, Согуд Гарәбстаны кебек илләрне сайлый. Соңгы елларда Малайзия белән кызыксыну арта. Мисал өчен, 2000 елда Малайзиядә 1,37 миллион мөселман туристы буласа, 2010 елга аларның саны 4,7 миллионга җиткән, ә узган елны инде 5,2 миллион булган.

"Глобаль ислам икътисады хәле" хисабына караганда, Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән илләр арасында узган елны туристлык юнәлеше үсеш алган биш алдынгы ил дип Төркия (35,6 миллион турист), Малайзия (25 миллион), Согуд Гарәбстаны (13,6 миллион), Мисыр (11,1 миллион) һәм Мәгъриб (9,4 миллион) билгеләнгән.

XS
SM
MD
LG