Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда беренче мөселман хип-хоп концерты уза


Даб Дервиш
Даб Дервиш

Русиядә әлеге стильдә музыка сирәк башкарыла, мөселманча рэп укучылар бармак белән санарлык.

7 февральдә Казанда тәүге тапкыр мөселманча рэп концерты үтәчәк. Петербурдан "Даб Дервиш" (Евгений Дубровин) кушаматлы рэп башкаручы һәм Буадан Aries (Фәнил Сәләхетдинов) Казан кафеларының берсендә чыгыш ясаячак.

Мөселманча хип-хоп жанрын төрлечә шәрехлиләр. Берәүләр аны исламга кагылышлы мәсьәләләр турында музыка дип аңлатса, башкалар мөселманнар тарафыннан башкарылган иҗатка тиңли. Авторлар үзләре гадәттә музыканы дәгъват максаты белән куллана, ягъни рэп аша җәмгыятьне исламга чакыра. Русиядә әлеге стильдә башкарылган музыка сирәк күренеш, мөселманча рэп укучылар бармак белән санарлык.

Даб Дервиш бу жанрда инде соңгы 3-4 ел дәвамында иҗат итә. Элегрәк ул үз музыкасын ачыктан-ачык мөселманча хип-хоп дип атаса, хәзер бу терминнан читләшергә тырыша. Карашларыннан баш тарту өчен түгел. Аның сүзләренчә, әлегә Русия җәмгыяте бу жанрны дөрес итеп кабул итми. Ләкин Даб Дервиш үз иҗатында мөселман тематикасына тугры кала. Аның һәр җыры Көнчыгыш фәлсәфәсе яки ислам тәгълимәте белән сугарылган. Казанның Щапов урамында урнашкан Циферблат кафесында узачак чыгышын да ул шәһәдә кәлимәсеннән башлыйм, ди. Концерт кичке тугызда башлана.



Иң кызыгы, Даб Дервиш элегрәк ислам диненә капма каршы идеология - нацизм тарафдары булган. Рухи эзләнүләр нәтиҗәсендә "Майн Кампф"тан ераклашып Коръәнгә килгән.

"Күптәннән Казанда чыгыш ясыйсым килгән иде. Биредәге хип-хоп музыкасының аерым тарихы бар. Монда концерт кую - минем өчен кызыклы эксперимент булып тора. Бу шәһәрдә үземне уңайлы хис итәрмен дип өметләнәм", - ди Даб Дервиш Татарстан башкаласында узачак чыгышы алдынннан.

Петербур кунагы алдыннан тамашачыны Буа егете Фәнил Сәләхетдинов "җылытачак". Aries кушаматлы бу автор - Татарстанның кабынып килгән рэп йолдызларыннан берсе.
XS
SM
MD
LG