Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарда Тукай форумы узды


Форумда катнашучылар
Форумда катнашучылар

Болгарда узган Тукай форумыеда олимпиада, фәнни конференция җиңүчеләре, интеллектуаль бәйге, иҗтимагый проект, фестиваль лауреатлары һәм башка күп кенә сәләтле 7-11 сыйныф укучылары катнашты.

28 июнь көнне Болгарда, "Болгар-Туган Тел" профильле лагеры кысаларында, Габдулла Тукай Форумы узды. Чарада Татарстан премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары, мәдәният, сәнгать һәм фән эшлеклеләре һәм башкалар катнашты.

23 июньнән 29 июньгә кадәр Болгар шәһәрендә беренче тапкыр "Болгар-Туган Тел" профильле лагеры үтте. Ул уку-укыту, мәдәни һәм иҗади юнәлешләрдә эшләде, чатырлар шәһәрчеге рәвешендә ачык һавада узды. Русия һәм Казакъстанның төрле төбәкләреннән килгән 500 егет-кыз биредә мастер-классларда, тренингларда шөгыльләнде, танылган галимнәр, артистлар, шагыйрьләр, язучылар, спортчылар белән очрашты.

Форумда төрле олимпиада, фәнни конференция җиңүчеләре, интеллектуаль бәйге, иҗтимагый проект, фестиваль лауреатлары һәм башка күп кенә сәләтле 7-11 сыйныф укучылары катнашты.

Лагерьның програмы татар мәдәниятын, телен үзләштерүгә, татар телен тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә уңышлы файдалануга, өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.

Татарстанның мәгариф һәм фән, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, Фәннәр академиясе, Казан (Идел буе) федераль университеты, Спас районы һәм Сәләт фонды оештырган лагерьның төп максаты – туган телгә хөрмәт тәрбияләү, татарларны саклап калу проблемына игътибар бирү, аны чишү юлларын эзләү.

Форум мизгелләре

XS
SM
MD
LG