Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия кышкы вакытка күчәчәк


Русиянең Дәүләт думасы кышкы вакытка күчүне кире кайтаручы канунны икенче һәм өченче укылышларда кабул итте.

Быел октябрь азагында Русия кышкы вакытка күчәчәк. Яңа канун нигезендә вакыт зоналары тугыздан унга кадәр артачак. Яңа зонага Удмуртия һәм Самар өлкәсе керәчәк. Анда сәгать Мәскәү вакытыннан бер сәгать алда барачак. Әлеге вакыт зонасына Татарстанның да керү ихтималы бар иде.

Сәгатьне елына ике тапкыр ким дигәндә 110 илдә күчерәләр. Әлеге системны көндезге вакытны эффектив куллану өчен ХIХ гасырда Яңа Зеландия галиме тәкъдим иткән булган. Русиядә сәгатьне 1917 елда күчерә башлаганнар, әмма бу бер елдан туктатылган. 1930 елда вакыт бер сәгатькә алга күчерелгән. Язгы-кышкы вакытка күчү 1981 елда кире кайтарылган.

2011 елда ул чордагы президент Дмитрий Медведев "сәгать күчерү кешеләргә стресс", дип бу чараны туктаткан.

XS
SM
MD
LG