Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фирая Солтанова-Жданова: "Татар кайда да татар булып кала"


Фирая Солтанова-Жданова Татарстан сабантуйларын калдырмый
please wait

No media source currently available

0:00 0:13:24 0:00

Татарстанда туып-үскән, хәзерге вакытта АКШта яшәүче күренекле спортчы Фирая Солтанова-Жданова Азатлыкка Америкадагы тормышы, Татарстан белән мөнәсәбәтләре турында сөйләде.

Актаныш районы Түке авылында туып-үскән Фирая Солтанова-Жданова – дөньякүләм танылган йөгерешче-марафончы, 1996 елда Атлантада узган Олимпия уеннарында катнашучы. Чаллы һәм Актанышның мактаулы ватандашы. Хәзерге вакытта улы ире Семен белән АКШта яши. Җәйге каникулда Татарстанга кайткан Фирая ханым белән чит илдәге тормыш-яшәеш, татар теле хакында әңгәмә кордык.

– Фирая ханым, сез моннан унбер ел элек Актанышны, Чаллыны, Татарстанны калдырып АКШка китеп бардыгыз. Китү вазгыятен искә алып китсәгез иде.

– Совет чорында ук, 1989 елда беренче тапкыр Америкага ярышларга барырга туры килде. Шушында ун көн булырга туры килде һәм андагы тормышка шаккатып кайттым. Халкы мөләем, елмаюлы, урамнарында чисталык, матурлык. Кибетләренә һуш китте. Үземне әкияттәге кебек хис иттем. 1996 елда Олимпия уеннарында катнашкач, чит илләргә дә юллар ачылды, Америкага керү, анда яшәү өчен яшел карта да бирелде. Менә унбер ел инде шунда. Америка паспорты да, Русиянеке дә бар. Барыбер, туган ягым, туган Татарстаным, дип яшим. Тормышым анда булса да, әйткәнем бар иде, "Соңгы акчаларны түләп булса да, әткәм-әнкәм исән вакытта ел саен туган ягыма кайтырмын", дип. Менә җәй вакытларында, малайның каникул чорларында, сабантуйларына кайтабыз.

– Татарлар Америкага килеп-китеп тора. Анда яшәргә теләүче милләттәшләр саны арту яки кимү ягындамы?

– Америкада татарлар күп очрый. Былтыргы Сабантуена яраткан җырчым Айдар Галимов Вашингтонга килә дигәч, шунда бардым. Бездә күп шәһәрләрдә, Чикагода, Нью-Йоркта Сабантуйлары уза. Мин яшәгән гүзәл Джексон каласына да татарлар еш килә.

– Фирая ханым, сезнең гаилә катнаш гаилә санала. Татар теленә мөнәсәбәтегез нинди? АКШта аның кирәге чыгамы?

– Белгәнемне әйтәм, Татарстанда татар телен мәҗбүри укыталар. Бала туган телен онытырга тиеш түгел. Минем үземә хәзер татарлар белән сирәк аралашырга туры килә. Татарча сөйләшү телефон, скайп аша әти-әни белән була инде. Татарча укырга тырышам, телевизион тапшыруларны карыйм, радио тыңлыйм, интернетта утырам. Инглизчә дә беләм. Татар телен авыр тел, диләр. Сезнең бу сорау мине татар телен онытмаска канатландырды, Тукай теле бит ул. Кечкенәдән үк татар теле укытучым филолог булырга тәкъдим итте. Ә үзем спортта булмасам, театрны сайлаган булыр идем. Театрда була алмавыма әле дә күңелем тулы түгел.

– Америка күп милләтле. Анда Татарстанны беркадәр беләләрме?

– Мин аларга Казанда узган Универсиада, ярышларда җиңү яулаган, Татарстанда чыккан КАМАЗлар хакында сөйлим. Аннан мин өемдә татар почмагы да ясадым. Анда татар киемнәре, курчаклары куелды. Үзем дә татар яулыкларын бәйлим, күлмәкләрен киям.

– Фирая ханым, ике татар булган җирдә өч фикер туа, татарга көнчелек хас, диләр. Монысы Америка татарларында да күренәме?

– Татар кайда гына яшәсә дә, татар булып кала. Татар көчле халык. Кулыннан килгәнчә эшли. Арада күрмәмешкә салынучылар да булгалый. Андыйларга игътибар итмим. Мин үземне ак кеше, кояш кызы, дип саныйм. Кеше минем белән исәнләшми икән, үзем килеп исәнләшәм. Монда кайткач та мине энәсеннән җебенә кадәр тикшерүчеләр, кырын караучылар буладыр. Ләкин мине халык ярата, шуңа, чит илдә яшәсәм дә, андый көнчелек булырга тиеш түгел, дип саныйм. Аллаһтан тазалык сорап, әткәй-әнкәйгә изге теләкләр теләп, яхшыны гына уйлап яшим. Авылга кайткач та олыларның хәлен белеп торам. Туган илгә сөенеп кайтам. Мине заманында Татарстан да, Русия дә хөрмәтләде, әле дә ул хөрмәтне сизәм.

XS
SM
MD
LG