Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле башкорт шагыйре Сафуан Әлибаев вафат


Сафуан Әлибаев
Сафуан Әлибаев

6 июльдә күренекле башкорт шагыйре, язучы, тәрҗемәче, драматург, журналист Сафуан Әфтәх улы Әлибаев каты авырудан соң мәрхүм булды. Аңа 73 яшь иде.

Сафуан Әлибаев 1941 елның 21 февралендә Салават районының Тирмән авылында туган. Урта белем алганнан соң күмәк хуҗалыкта, тимер юл хезмәтендә эшли, күрше Калмаккол авылында китапханәче була, Салават районы газеты редакциясенә чакырыла. Башкорт дәүләт университетын тамамлагач, Сафуан Әлибай озак еллар "Башкортостан пионеры" газетында эшли – бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, баш мөхәррир була. Хезмәтенең соңгы елларында "Башкортостан" газеты, "Агизел" журналы редакцияләрендә, республиканың Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсе мөдире булып эшләде.

Сафуан Әлибай балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә иҗат итте. Аның тәүге китабы – "Безнең юлдаш – якты кояш" 1968 елда дөнья күрә. Ул дистәдән артык китап авторы. "Койон" дигән китабы өчен 1986 елда аңа республиканың Г.Сәләм исемендәге бүләк, 1996 елда Андерсен исемендәге халыкара, 2013 елда Һәдия Дәүләтшина премиясе бирелде.

Сафуан Әлибай бик күп популяр җырлар һәм балалар өчен язылган сәхнә әсәрләре авторы да.

Мәрхүм белән саубуллашу 7 июльдә Башкортстан дәүләт филармониясендә узды.

XS
SM
MD
LG