Израил Фәлестин шәһәрләрен һавадан утка тотты
Израил хәрбиләре 8 июль иртәсендә Газзә сызыгындагы фәлестин шәһәрләренә һавадан һөҗүм итеп кимендә 50 йортка ут ачты. Яраланган тугыз кеше Деир әл-Балаһ шәһәрендәге әл-Акса шәһитләре хастаханәсенә китерелде. Башка шәһәрләрдә дә яраланучыларның күп булуы хәбәр ителә. Кайбер фәлестин йортлары тулысынча юк ителде. Һөҗүм алдыннан аларның кайберләреннән кешеләр качып өлгергән булырга охшый. Бу һөҗүмнәр Хәмәс сугышчылары Газзәдән Израилгә дистәләрчә ракета очырганнан соң булды.
бәйле язмалар
мультимедиа
-
июль 07, 2026Америкада – беренче башкорт җыены
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?