Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мисырдан Башкортстанга бутап алман кешесе мәетен җибәргәннәр


Сәлимовлар гаиләсе
Сәлимовлар гаиләсе

Мисырда ял иткәндә мәрхүм булган нефтекамалы Рим Сәлимов туган ягында җирләнде. Башта аның мәете урынына Уфага бер алман туристының мәетен кайтарган булганнар.

3 июльдә Нефтекама шәһәреннән ирле-хатынлы Сәлимовлар ун көнгә Мисырдагы Һургада шәһәренә ялга киткән булган. Берничә көн ял иткәннән соң Рим Сәлимовның хәле начараеп китә. Ул су кереп чыгу белән хәле бетүен тоя, аңын югалта. Ял итүчеләр арасында булган бер табиб аңа ясалма сулыш һәм йөрәгенә массаж ясый. Ашыгыч ярдәм килеп, тиз арада хастаханәгә алып китсәләр дә, Рим Сәлимовка ярдәм итә алмыйлар, ул мәрхүм була.

Табиблар аның үлеменә кан тамырларында оешкан кан өзелү сәбәпче булуын әйтә. Римнең җәмәгате Флүзия туроператорларга мөрәҗәгать итә, алар, мәетне тиз генә алып кайтып булмау сәбәпле, Флүзиягә ялны дәвам итәргә киңәш бирә. Флүзия үз акчасына билет алып кайтып китә.

Ул вакытта мәрхүмнең җәсәден Русия илчелеге булган Каһирәгә алып китәләр. Каһирәдән Уфага очкычлар очмау сәбәпле, аның Истанбул аша озатылачагын хәбәр итәләр.

Бер атнадан соң мәрхүмнең җәсәден туганнары Уфа һава аланында кабул итә. Таможня хезмәткәрләре табутны ачтырмый. Юлга чыккач мәрхүмнең кияве Рифат Хәйруллин ачып карарга була. Кәфенгә төреп салынган мәрхүмнең бөтенләй башка кеше булуы ачыклану белән, аны кире һава аланының таможня хезмәтенә алып килсәләр дә, таможня хезмәткәрләре аны кире кабул итеп алмый. Уфа морглары да, тиешле документлары юк дигән сылтау белән кабул итүдән баш тарта.

Бер көн чабып йөргәннән соң, полиция ярдәме белән мәетне башкаланың 21нче санлы хастаханәсе моргына салалар. Мәрхүмнең Томас Шафер атлы алман булуы ачыклана. Аның табуты кабат Истанбулга озатыла.

14 июльдә Рим Сәлимовның җәсәден туган ягына алып кайтып җир куенына тапшырдылар. 14 июльдә Рим Сәлимовның туган көне, аңа 58 яшь тулган булыр иде.

Прокуратура әлеге эшкә бәйле тикшерү үткәрелмәячәген, аның гади бер бутау очрагы гына булуын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG