Газзә сызыгында бәрелешләр булды
Дүшәмбе кичендә Бәетләхемдә (Вифлеем) Израилнең Газзә сызыгындагы гамәлләренә протест белдерүчеләр белән Израил хәрбиләре арасында бәрелешләр булды. Демонстрациячеләр хәрбиләргә ташлар һәм петардалар атты, хәрбиләр тавыш гранаталары кулланды. Газзә белән Израил чиге арасында үзара һөҗүмнәр, БМО һәм Европа берлегенең тынычланырга чакыруына карамастан, тукталмый. Фәлестин хакимиятләре әйтүенчә, Израилнең Газзә сызыгында бер атна дәвам иткән һава һөҗүмнәре нәтиҗәсендә 173 кеше һәлак булган, аларның күпчелеге тыныч халык вәкилләре. 17 меңләп кеше өйләреннән вакытлыча башка урыннарга күченергә мәҗбүр булган. Фәлестин җирләреннән атылган ракетлардан Израил ягында яраланучылар булмаган диелә.
бәйле язмалар
мультимедиа
-
июль 07, 2026Америкада – беренче башкорт җыены
-
июнь 18, 2026Мәскәүләрнең соңгы дрон һөҗүмнәренә реакциясе
-
июнь 17, 2026"Чәкчәк дипломатиясе" һәм "Матушка" җыры
-
июнь 10, 2026Казаннар шәһәргә Путин килүенә "шатлана"
-
июнь 05, 2026Усалның 1552 җыры нигә юкка чыккан?