Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хәрбиләре Русия ягыннан ут ачылганлыгын белдерә


Лугански һава аланы юлы утка тотылганнан соң
Лугански һава аланы юлы утка тотылганнан соң

Чәршәмбе төнендә Луганскида сепаратистлар "Град" җайланмасыннан һава аланын һәм Украина хәрбиләре ныгытмаларын утка тоткан. Бу хакта "Мәгълүмати каршы тору" үзәге җитәкчесе Дмитрий Тымчук Facebook-та язды.

Шулай ук Лугански өлкәсендәге Провалье авылы янындагы хәрбиләрнең тикшереп үткәрү капкаларына да ут ачканнар. Тымчук хәрбиләр арасында һәлак булучылар бар дип белдерә.

Узган төн сепаратчылар "Град"тан Амвросиевка тирәсендәге чик буендагы Украин хәрбиләренә атканнар. Сишәмбе көнне анда дүрт хәрби үтерелгән иде. Бу хакта УНИАН хәбәр итә. Украин хәрбиләре Русия ягыннан ут ачылганлыгын белдерә.

Украина хакимияте Русия Украина чигенә гаскәрләрен туплауны дәвам итә дип белдерә. Украина чик сакчылары Русия хәрби техникасының һәм хәрбиләрнең Сумски һәм Луганскидагы Украин отрядлары каршына таба күчүен хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG