2014 елның 1 июненә татарстаннарның торак һәм коммуналь түләүләр өчен бурычлары 1,5 миллиард сумга җиткән.
Казанның торак-коммуналь хуҗалык комитеты бурычлылар электр челтәреннән өзелә, су бирү туктатыла, чит илгә чыгарлмый, мәхкәмә аша бурычларын кайтару эше бара, мөлкәтләре тартып алына, кечерәк фатирларга күчереләләр дип белдерә.
Татарстандагы 12 мең машиналы кешенең ЮХИДИгә ун мең һәм аннан да күбрәк штраф түлисе бар. Бу идарә белдерүенчә, узган елның алты ае белән чагыштырганда быел штраф түләү вакытын бозганнар биш тапкыр арткан.