Accessibility links

Кайнар хәбәр
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала

Очкычка һөҗүм вазгыятьне кискенләштерә

Һәлакәттән соңгы вазгыятьне Азатлык күзәтеп бара. Украинаның Русия яклы сугышчылар контролендәге өлешендә бәреп төшерелгән Малайзия очкычында 298 кешенең барысы да һәлак булды.

Малайзия башкаласы Куала Лумпурда халык очкыч һәлакәтен тикшерүне таләп итә

"Дөньяга Украина белән Русия арасындагы уен кызык түгел"

Куала-Лумпурда Малайзия очкычына атучыларны җавапка тартуны таләп иттеләр
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:51 0:00

Олланд: Франция Русиягә икенче "Мистраль" корабын сатмаска мөмкин
Франция президенты Франсуа Олланд Bloomberg агентлыгына әңгәмәдә Русия өчен ясалган боралак ташучы "Мистраль" корабының беренчесе өчен акча түләнгән, ул Мәскәүгә октябрь аенда тапшылачак, дип белдерде. 2016 елга әзер булырга тиешле икенчесен Русиягә сату-сатмау Европа Берлеге карары һәм Русиянең алдагы адымнарына бәйле, диде Олланд.

Инглизчә тулырак итеп монда укыгыз

"Шахтар Донецк" такымында уйнаган чит ил футболчылары Донецкига кире кайтмаган. Ринат Әхмәтов ачулы

2014 елның февралендә Чемпионнар лигасы уены алдыннан
2014 елның февралендә Чемпионнар лигасы уены алдыннан

Бу ялларда футболчыларның яңа сезоны башлана. Шәһәрдә бәрелешләр дәвам итү сәбәпле Донбасс Арена стадионында уйнап булмый. "Шахтар Донецк" такымының кайда уйнаячагы әле хәл ителмгән. Такымның җитәкчесе Ринат Әхмәтовның тагын бер проблемасы туды, дип яза BBC. Донецки өчен уйнаган чит ил футболчылары Франциядән кире кайтмаган. Такымда Бразилиядән биш, Аргентинадан бер футболчы уйный. "Кайтмасалар аларны җәза көтә", диде Әхмәтов.

Махсус поезд Малайзия очкычы корбаннарын Харьковка китерде

Махсус поезд Малайзия очкычы корбаннарын Харьковка китерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00

Украинада Казаннан килгән сугышчы тотылды
21 июль көнне Украинаның көнчыгышында кулга алынган биш кешенең икесе Русия ватандашы булып чыкты. Шуларның берсе - Алексей Куимов, аның паспортында язылганча, ул Казаннан. Украин гаскәрләренең матбугат үзәге хәбәр итүенчә, ул Донбасска үзе теләп, "православиене якларга" дип килгән. Куимовка христиан дине нигезләре турындагы сораулар бирелсә дә, ул аларга җавап бирә алмаган.

Донецки сугышчылары очкычның "кара тартмаларын" Малайзиягә тапшырды

Донецкидагы Русия яклы сепаратист сугышчылар җитәкчесе Александр Бородай Украинаның сугышчылар контролендәге көнчыгыш өлешендә бәреп төшерелгән Малайзия очкычының ике "кара тартмасын" 22 июль иртәсендә Малайзия вәкилләренә тапшырды. Аларны тапшыру турында сөйләшүләр озакка сузылган иде. Ике як вәкилләре аларны тапшыру турында протокол имзалады.

Донецки сугышчылары очкычның "кара тартмаларын" Малайзиягә тапшырды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:30 0:00

Нидерландта мәетләр белән ике очкычны көтәләр

Бүген төштән соң Нидерландның көньягындагы Эйндһовен шәһәре һава аланында MH17 рейсыннан мәетләр белән ике очкычны көтәләр. Харьковтан киткәндә очкычларны матәм чарасы белән озаттылар. Һава аланында да очкычларны Нидерланд патшасы, һәлак булганнарның туганнары каршы алачак. Мәетләрне тану һәм тикшерү эше Нидерланд җитәкчелегендә БМО һәм Халыкара авиация оешмасы ярдәмендә барачак.

Малайзия очкычы корбаннарының мәетләре Украинадан алып кителде
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00

Малайзия очкычын атып төшерүгә Русиянең катнашын раслаучы күзләү дәлилләре

"The Washington Post" газеты Украинаның Русия яклы сугышчылар өлешендә атып тошерелгән Малайзия очкычына бәйле фотоларны АКШ күзләү хезмәтләренең анализлаганын хәбәр итә. Дәүләт күзләү хезмәте башлыгы идарәсе белдерүенчә, бу фотоларда очкычларга каршы ракет системының Русиягә таба баруы һәм Русиянең хәрби активлыгы артуы күренә.

Малайзия очкычын атып төшерүгә Русиянең катнашын раслаучы күзләү дәлилләре

Ростов шәһәре янындагы Русия хәрби базасының июнь аендагы фотосын хәзерге фото белән чагыштырып карасаң, хәрби активлыкның шактый артуы күренә. "The Washington Post" язуынча, АКШ күзләү хезмәтләре Украинадагы сепаратист сугышчыларга Русия хәрби ярдәменең зур өлеше шушы базадан китә дип исәпли.
1/5 Ростов шәһәре янындагы Русия хәрби базасының июнь аендагы фотосын хәзерге фото белән чагыштырып карасаң, хәрби активлыкның шактый артуы күренә. "The Washington Post" язуынча, АКШ күзләү хезмәтләре Украинадагы сепаратист сугышчыларга Русия хәрби ярдәменең зур өлеше шушы базадан китә дип исәпли.
"The Washington Post" газеты Украинаның Русия яклы сугышчылар өлешендә атып тошерелгән Малайзия очкычына бәйле фотоларны АКШ күзләү хезмәтләренең анализлаганын хәбәр итә. Дәүләт күзләү хезмәте башлыгы идарәсе белдерүенчә, бу фотоларда очкычларга каршы ракет системының Русиягә таба баруы һәм Русиянең хәрби активлыгы артуы күренә.
Социаль медиага чыккан бу фотода "Бук" системының сугышчылар кулындагы Краснодон шәһәре аша Русиягә таба баруы сурәтләнә диелә. Бу фотоны АКШ күзләү хезмәтләре 22 июльдә чыгарды. "The Washington Post" язуынча, күзләү рәсмиләре бу фото Малайзия очкычын атып төшереп андагы 298 кешене үтерүгә Мәскәүнең өлеш кертүен раслый торган дәлил дип исәпли.
2/5 Социаль медиага чыккан бу фотода "Бук" системының сугышчылар кулындагы Краснодон шәһәре аша Русиягә таба баруы сурәтләнә диелә. Бу фотоны АКШ күзләү хезмәтләре 22 июльдә чыгарды. "The Washington Post" язуынча, күзләү рәсмиләре бу фото Малайзия очкычын атып төшереп андагы 298 кешене үтерүгә Мәскәүнең өлеш кертүен раслый торган дәлил дип исәпли.
"The Washington Post" газеты Украинаның Русия яклы сугышчылар өлешендә атып тошерелгән Малайзия очкычына бәйле фотоларны АКШ күзләү хезмәтләренең анализлаганын хәбәр итә. Дәүләт күзләү хезмәте башлыгы идарәсе белдерүенчә, бу фотоларда очкычларга каршы ракет системының Русиягә таба баруы һәм Русиянең хәрби активлыгы артуы күренә.
АКШ рәсмиләре белдерүенчә, социаль медиага чыгарылган бу фотода Малайзия очкычы бәреп төшерелгәннән соң Краснодон шәһәре яныннан Русиягә таба баручы "Бук" системы сурәтләнә.
3/5 АКШ рәсмиләре белдерүенчә, социаль медиага чыгарылган бу фотода Малайзия очкычы бәреп төшерелгәннән соң Краснодон шәһәре яныннан Русиягә таба баручы "Бук" системы сурәтләнә.
"The Washington Post" газеты Украинаның Русия яклы сугышчылар өлешендә атып тошерелгән Малайзия очкычына бәйле фотоларны АКШ күзләү хезмәтләренең анализлаганын хәбәр итә. Дәүләт күзләү хезмәте башлыгы идарәсе белдерүенчә, бу фотоларда очкычларга каршы ракет системының Русиягә таба баруы һәм Русиянең хәрби активлыгы артуы күренә.
АКШ рәсмиләре белдерүенчә, социаль медиага чыгарылган бу фотода Малайзия очкычы бәреп төшерелгәннән соң Краснодон шәһәре яныннан Русиягә таба баручы "Бук" системы сурәтләнә.
4/5 АКШ рәсмиләре белдерүенчә, социаль медиага чыгарылган бу фотода Малайзия очкычы бәреп төшерелгәннән соң Краснодон шәһәре яныннан Русиягә таба баручы "Бук" системы сурәтләнә.
"The Washington Post" газеты Украинаның Русия яклы сугышчылар өлешендә атып тошерелгән Малайзия очкычына бәйле фотоларны АКШ күзләү хезмәтләренең анализлаганын хәбәр итә. Дәүләт күзләү хезмәте башлыгы идарәсе белдерүенчә, бу фотоларда очкычларга каршы ракет системының Русиягә таба баруы һәм Русиянең хәрби активлыгы артуы күренә.
АКШ рәсмиләре чыгарган, галәмнән төшерелгән бу харитада сары сызык Малайзия очкычы узган юлны, яшел сызык аңа атылган ракета юлын, сары нокта очкыч калдыклары төшкән урынны күрсәтә.
5/5 АКШ рәсмиләре чыгарган, галәмнән төшерелгән бу харитада сары сызык Малайзия очкычы узган юлны, яшел сызык аңа атылган ракета юлын, сары нокта очкыч калдыклары төшкән урынны күрсәтә.
"The Washington Post" газеты Украинаның Русия яклы сугышчылар өлешендә атып тошерелгән Малайзия очкычына бәйле фотоларны АКШ күзләү хезмәтләренең анализлаганын хәбәр итә. Дәүләт күзләү хезмәте башлыгы идарәсе белдерүенчә, бу фотоларда очкычларга каршы ракет системының Русиягә таба баруы һәм Русиянең хәрби активлыгы артуы күренә.
Previous slide
Next slide

дәвам

XS
SM
MD
LG