Accessibility links

Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала

Очкычка һөҗүм вазгыятьне кискенләштерә

Һәлакәттән соңгы вазгыятьне Азатлык күзәтеп бара. Украинаның Русия яклы сугышчылар контролендәге өлешендә бәреп төшерелгән Малайзия очкычында 298 кешенең барысы да һәлак булды.

Малайзия очкычы төшүдән соң "террор гамәле" маддәсендә җинаять эше ачылды

Украина иминлек хезмәте Донецки өлкәсендә Малайзия очкычының төшеп җимерелүен тикшерү өчен "террор гамәле" маддәсе нигезендә җинаять эше ачты.

"Малайзия һава юллары" ширкәтенең Амстердамнан Куала-Лумпурга юл тоткан "Боинг-777" очкычы пәнҗешәмбе кич Украинаның көнчыгышында бәреп төшерелде. Очкычта булган барлык 298 кеше, шул санда 80нән артык бала һәлак булды. Русия, Украина һәм Донецки сепаратистлары бу һәлакәттә бер-берсен гаепли.

Очкыч "Бук" җиһазыннан атылган ракета белән бәреп төшерелгән, дигән мәгълүмат бар. Интернетта бу җиһазларның хәрби машиналарда шул якка китерелүе рәсемнәре дөнья күрде.

Украина эчке эшләр министры киңәшчесе Антон Геращенко үзенең Facebook сәхифәсендә, аның сүзләренә караганда, ракета атылган булырга мөмкин "Бук" җиһазы бүген Русиягә алып кителде, дип язды. Кара тартмалар бүген Русиянең Федераль Иминлек Идарәсенә тапшырыла. Украина баш прокуроры Виталий Ярема, сепаратистларның "Бук" ракета комплексын кулга төшергән булуларын кире какты.

Washington Post: Малайзия очкычы курку, наданлык, билгесезлек аркасында чыккан хата булырга мөмкин. Моның өчен сепаратистлар гына гаепле түгел.

АКШның Колумбия университетында эшләүче сәясәт белгече Остин Лонг Украинаның һәлакәтне "террор гамәле" дип атап сепаратистларны гына гаепләве белән килешми. Кимендә 10 мең метр биеклектә очкан Малайзия очкычын сепаратистлар моңа кадәр кулланган ракета аткычлары ярдәмендә бәреп төшереп булмас иде. Кеше аткан бу ракеталарны 5-8 мең метрдан да биек очмый. Димәк, сепаратистлар катлаулырак хәрби җиһазларны кулларына төшергән булып чыгамы?

Малайзия очкычына эләккән ракетаның Русиядә җитештерелгән "Бук" зенит комплексыннан атылганы хәбәр ителә. Мондый җиһазларны болай гына таратып йөрмиләр, алар хәрби базаларда тора, ракета аткычны бер урыннан икенчесенә күчерү өчен дүрт машинага төйиләр, аларны куллану өчен сепаратистлар аерым өйрәтелгән булырга тиеш иде, ди Остин Лонг. Алай да җиһазның сепаратислар кулына эләгүнең кечкенә генә дә булса ихтималы булуын кире какмый ул. Биредә инде Украинадан хәрби һава һөҗүмнәреннән куркып яшәгән сепаратистлар көнбатыштан якынлашкан (Куала Лумпурга очкыч Амстердамнан килгән булган) һәр очкычны дошман итеп күреп ракета аткан булырга мөмкин, дип фаразлый белгеч. Аның юлчы очкычы икәнен күрә белергә курку, наданлык, Совет чорыннан калган иске җиһазларның җитешсезлеге комачаулаган булырга мөмкин, ди АКШ белгече.

Малайзия очкычында 27 Австралия ватандашы булган

Австралия премьер-министры Тони Эббот Русиянең Малайзия очкычы һәлакәтенә белдергән реакциясе белән "кәнәгать түгел".

Австралия премьеры Тони Эбботт һәлакәткә Русиянең катнашы турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

Донецки янында Малайзия очкычы һәлакәте фотоларда

Радар харитасы: Малайзия очкычының узган юлы һәм элемтә өзелгән урын

Ил-76га атып ялгыш Боинг 777гә тидергән булырга мөмкиннәр диелә

Һәлакәт сәбәпләре версияләренең берсендә бәреп төшерелгән очкычтан ерак түгел генә Украинаның Ил-76 очкычы узып барганлыгы һәм сепаратистларның аңа атып ялгыш Малайзия очкычын бәреп төшергән булу мөмкинлеге әйтелә. Луганскидагы сепаратистлар сәхифәсендә исә Малайзия очкычын Украина хәрби очкычы бәреп төшергәнлеген күрдек, дип язалар.

Очкыч калдыклары һәм һәлак булган 298 юлчының шәхси әйберләре 15 чакрым ераклыкка таралган

Boeing 777 – 9-17.5 мең чакрымга оча алган, дөньядагы иң зур ике моторлы очкычы. Төренә карап очкычка 300-550 юлчы сыя.

Украина эчке эшләр министрлыгы үз сәхифәсендә "Бук" ракета очыру комплексын Русиягә чыгаруны күрсәткән" видеоны урнаштырды

Бу видео 18 июль иртәнге 4.50 төшерелгән, дип язылган.

"Җинаятьне яшерә алмаячаклар. Украина Иминлек шурасы һәм Эчке эшләр министрлыгы бу фаҗигадә "Донецки халык республикасы" һәм Путин йөзендә аның яклаучылары гаепле булганына торган саен күбрәк дәлил туплый", диелгән министрлык белдерүендә.

дәвам

XS
SM
MD
LG