Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия премьер-министры Русиянең очкыч фаҗигасеннән соң "берни эшләмәвенә" ачулы


Австралия премьеры Тони Эбботт һәлакәткә Русиянең катнашы турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:40 0:00

Австралия премьер-министры Тони Эбботт Украинаның көнчыгышында төшеп җимерелгән Малайзия очкычы фаҗигасен тикшерү өчен халыкара белгечләрне җыярга чакырды. Бүген Австралия телевидениесендә ясаган чыгышында премьер Русиянең бу һәлакәткә реакциясе "кәнәгатьләндерми" дип белдерде.

Эбботт Русиянең Австралиядәге илчесе Владимир Морозовны аның "Малайзия һава юллары" очкычын Украина көчләре бәреп төшерде", дигән сүзләре өчен тәнкыйтьләп чыкты.

Һәлак булган 298 кешенең 27се Австралия ватандашлары иде.

XS
SM
MD
LG