Accessibility links

Кайнар хәбәр
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала

Очкычка һөҗүм вазгыятьне кискенләштерә

Һәлакәттән соңгы вазгыятьне Азатлык күзәтеп бара. Украинаның Русия яклы сугышчылар контролендәге өлешендә бәреп төшерелгән Малайзия очкычында 298 кешенең барысы да һәлак булды.

Франк ван Каппен: "Бук" аны куллана белмәгән кешеләр кулына эләккән"

Нидерланд хәрби белгече сүзләренә караганда "Бук" җиһазындагы радар күп дигәндә 60 чакрымлык күк йөзен "күрә" ала. Башка радарларга тоташмаган әле комплекстан нинди очкычка атылганын белеп булмый.

Мәскәүдә яшәүчеләр "Малайзия һава юллары" очкычы һәлакәте турында ни белә?

Мәскәү кешеләре Малайзия очкычы фаҗигасе турында
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:04 0:00

Украина иминлек хезмәте Малайзия очкычына атылган ракеталарның Русиядән алынган булуына яңа дәлилләр белән таныштыра

Украина Иминлек Хезмәте (СБУ) Русия яклы сепаратистлар һәм Русиядән берәүнең "Бук" җиһазын кулга төшерүләре турында сөйләшүен интернетка чыгарды.

"Луһанск халык республикасы" хәрби башлыгы Хәрби күзләү (ГРУ) идарәсеннән "Ореон" кушаматлы берәүгә, "безнең "Бук" инде бар, аларны (Украин хәрби очкычларын) бәреп төшерәчәкбез", ди. Тегесе, "Эйе, беләм", дип җавап бирә.

Икенче сөйләшүдә Донецкиның "Бурят" кушаматлы хәрби җитәкчесе ГРУ идарәсенең "Хмурый" кушаматлы кешесенә "Бук" җиһазын алуын сөйли. Тегесе аны куллана белгән кешеләрнең килү-килмәве белән кызыксына. "Бурят" андый хәрбиләрнең дә килүен раслый.

"Малайзия һава юллары" ширкәте көнчыгыш Украинада бәреп төшерелгән очкычта булган юлчылар исемлеген бастырып чыгарды

Һәлак булганнар Нидерланд (189 ), Малайзия (44), Австралия (27), Индонезия (12), Британия (9), Бельгия (4), Германия (4), Филиппин (3), Канада (1), Яңа Зеландия (1) ватандашлары булган. Тагын берничә кешенең кемнәр булганы тикшерелә. Араларында 80ләп бала булган. Исемнәре туганнарына хәбәр ителгәч кенә тулы исемлек җәмәгатьчелеккә игълан ителәчәк.

БМО Иминлек Шурасы "Боинг-777" очкычы һәлакәтенә бәйсез халыкара тикшерү таләп итә

"Украинаның көнчыгышында бәреп төшерелгән "Малайзия һава юллары" ширкәтенең "Боинг-777" очкычы һәлакәтенә халыкара авиация нормалары нигезендә бәйсез тикшерү таләп итәбез", диелгән Иминлек Шурасы җомга кабул иткән белдерүдә.

Украина президенты Петро Порошенко Германия канцлеры Ангела Меркель һәм Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон белән телефон сөйләшүендә һәлакәтне тикшерү өчен халыкара төркем төзү турында килеште.

Обама Боинг 777не бәреп төшерүне халыкара дәрәҗәдә тикшерергә чакыра

АКШ президенты Барак Обама: "Дәлилләр очкычның Украинаның Русиягә таянучы сепаратистлар контролендәге өлешеннән атылган ракета белән бәреп төшерелгәнлеген күрсәтә", диде. Ак йортта чыгыш ясап Обама шулай ук соңгы атналарда сепаратистлар тарафыннан Украинаның күп кенә очкычлары бәреп төшерелгәнлеген искә алды. АКШ президенты төбәктә атышларны кичекмәстән туктатырга һәм Малайзия очкычын бәреп төшерүне халыкара дәрәҗәдә тикшерергә чакырды.

Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре Украина көнчыгышында Малайзия очкычы һәлакәте калдыклары урынына тиешлечә эшли алмаган.

Бу хакта Европадагы иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы рәисе Томас Гремингер Reutersка белдерде.

Аның сүзләренчә, төркемдәге 17 күзәтүче һәлакәт булган урында 75 минут торган да һәм хәзер Донецкига кайта. Алар шимбә көнне фаҗига урынына кабат килеп караячагын әйтте.

Гремингер әйтүенчә, күзәтүчеләр һәлакәт урынында кирәк кадәр тора алмаган. Шулай ук ул үзләренең һәлакәт калдыклары янына килүеннән соң Русия тарафлы сепаратистларның куркыту өчен күккә атуын раслый да, кире дә кага алмады.

Элегрәк дөнья җитәкчеләре һәлакәт сәбәпләрен тизрәк тикшерүгә чакырган иде.

Пауэр: Сепаратистлар белгечләрсез генә очкычны бәреп төшерә алмас иде

Малайзия очкычын бәреп төшерүне сепаратистлар хәрби белгечләрсез генә башкара алмаган һәм әлеге белгечләр Русиянеке булыргы мөмкин. Бу хакта АКШның БМО иминлек шурасы вәкиле Саманта Пауэр белдерде.

“SA - 11 (Бук) техник катлаулыгы сәбәпле, сепаратистлар экспертларсыз, бәлкем бу системаны яхшы белгән Русия экспертларыннан тыш кына эшли алмаячак иде”, диде Пауэр БМО иминлек шурасы утырышы барышында.

Моннан тыш, АКШукраин хәрбиләрен бу хәлгә бәйле түгел дип саный.

“Украина хәрбиләрендә SA-11 cистемасы складларда бар, әмма бу район тирәсендә әлеге корал булмаган. Бу кризис башланганнан бирле Украина бер генә ракета да җибәрмәде”, диде Пауэр.

дәвам

XS
SM
MD
LG