Accessibility links

Кайнар хәбәр
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала
Малайзиядә яшьләр Украинада бәреп төшерелгән MH 017 очкычында һәлак булганнарны искә ала

Очкычка һөҗүм вазгыятьне кискенләштерә

Һәлакәттән соңгы вазгыятьне Азатлык күзәтеп бара. Украинаның Русия яклы сугышчылар контролендәге өлешендә бәреп төшерелгән Малайзия очкычында 298 кешенең барысы да һәлак булды.

Киев: сепаратистлар Малайзия очкычы һәлакәтен тикшерүгә аяк чала

Украина хөкүмәте Русиягә таянган кораллы сепаратистлар Донецки өлкәсендә бәреп төшерелгән Малайзия ширкәте очкычы һәлакәтенә катнашлыклары барлыгына бәйле дәлилләрне юк итәргә тырыша, ди. Белдерүдә әйтелгәнчә, сепаратистлар Украина оешмаларына тикшерү башларга мөмкинлек бирми һәм халыкара җәмәгатьчелек белән тышкы ил хөкүмәт вәкилләрен очкыч төшкән урынга кертми. Шул сәбәпле, Украина хөкүмәте халыкара җәмәгатьчелекне тикшерү уздыруга мөмкинлек бирер өчен Русиягә тәэсир итүне сорый.

Украина хөкүмәте белдерүенчә, 38 мәет Донецки моргына китерелгән һәм анда аларны тикшерүчеләрдән башка гына ярачаклар.

Малайзия белгечләре Украинага килде

Киевка Боинг очкычы һәлакәтен тикшерү өчен Малайзиядән 130 белгеч килгән. Бу хакта вәкиллек җитәкчесе Хилми Моһтар белдерде.

Элегрәк Малайзия хәрби көчләре вәкиле Украинага очкыч һәлакәте сәбәпләрен тикшерү өчен ике хәрби-транспорт очкычы җибәреләчәген әйткән иде.

“Кара тартмалар” сепаратистлар кулында

Боингның “кара тартмалары” Игорь Безлер (“Бес” кушаматлы) идарәлегендәге сепаратистлар контролендәге Горловкада (Донецки өләсе) булырга мөмкин. Бу турыда “Украинская правда” мәгълүматларына караганда Лугански ватандашлар активисты Дмитрий Снегирев хәбәр иткән.

Аның мәгълүматларына караганда, “кара тармаларны” Суходольски аркылы Изваринога җибәреп анда Русия ФСБсына тапшырмакчылар. Шул ук вакытта игътибарны читкә юнәлтү өчен ыгы-зыгы тудырмакчылар.

Украина вице-премьеры, һәлакәтне тикшерү хөкүмәт комиссиясе җитәкчесе Владимир Гройсман хәбәр итүенчә, барлыгы 192 кешенең мәете табылган

Киев һәм ДНР мәетләрне һәлакәт урыныннан эвакуацияләү турында килеште

Украина хакимияте һәм “Донецки халык республикасы” Малайзия очкычы фаҗигасендә һәлак булучыларның мәетләрен эвакуацияләү турында килеште. Бу хакта һәлакәтне тикшерү Украина хөкүмәте комиссиясе җитәкчесе Владимир Гройсман белдерде.

Очкыч төшкән урында 196 кешенең мәете табылган. Аларны экспертизага җибәрәчәкләр.

Русия президенты Владимир Путин, сәясәтчеләр Малайзия очкычын бәреп төшерүне "үзләренең тар шәхси мәнфәгатьләрендә" кулланмасын, диде. Русия һәлакәт урынында халыкара тикшерүчеләргә эш шартлары булдыру өчен кулыннан килгәнне эшли, диде Путин 21 июль ясаган чыгышында. Һәлакәттә ул Украина хакимиятләрен гаепләде.

Путин очкыч фаҗигасен сәяси максатларда кулланмаска чакыра
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:33 0:00

Малайзия очкычын бәреп төшерүдән соң халыкара тикшерү мөмкинлеген булдыру өчен тарафлар көнчыгыш Украинада көч куллануны туктату нияте турында белдерүгә карамастан, бүген Донецкида янә бәрелешләр бара, дип хәбәр итә Азатлык һәм Донецки шәһәр идарәсенең интернет сәхифәсе.

Британиянең "The Independent" басмасының бүгенге карикатурасы: "Мин түгел"


Русия президенты Владимир Путин Малайзия очкыч һәлакәтендә Украина хакимиятләре гаепле, дип белдергән иде.

Донецки бүген


Шәһәрнең тимер юлы вокзалы тирәсендә бәрелешләр бара, икенче бер өлешендә хатын-кызлар шигарләр тотып тора.

дәвам

XS
SM
MD
LG