Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ихлас" мәчете мөтәвәллияте ифтар мәҗлесе оештырды


"Ихлас" мәчетендә ифтар алдыннан намаз укучылар
"Ихлас" мәчетендә ифтар алдыннан намаз укучылар

Уфадагы "Ихлас" мәчете чираттагы ифтар мәҗлесен оештырды. Мәчеттә узган бишенче ифтар мөтәвәллияте әгъзаларының матди ярдәме белән хәстәрләнде.

Уфадагы "Ихлас" мәчете чираттагы ифтар мәҗлесен оештырды. Быелгы Рамазан аенда әлеге Ходай йортында әзерләнгән дүртенче ифтар инде бу. Аның элеккеләрен мәчеткә йөрүчеләр оештырса, бу юлы 16 июльдә узган чара мәчет мөтәвәллияте әгъзаларының матди ярдәме белән хәстәрләнде.

"Ихлас" мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм әйтүенчә, мөтәвәллият әгъзалары башка бик күп мәчетләрдәге идарә вәкилләренә үрнәк. "Алар һәммәсе дә бик актив, төрле чаралар оештырылганда (ә алар безнең мәчеттә бик еш үткәрелә), ярдәмгә атлыгып торалар, матди яктан да булышалар, төрле гыйбадәтләр үтәгәндә халыкны да тиз генә туплыйлар", ди Мөхәммәт хәзрәт.

Дилә Булгакова
Дилә Булгакова

Ел саен Рамазан аенда "Ихлас" мәчете мөтәвәллите әгъзалары аерым ифтар мәҗлесе оештыра. Быел да искәрмә түгел бу изге гамәл. Әле биредә йөзгә якын кешегә табыннар әзерләнгән. Казаннарда аш-су пешерү һәм табыннарга ашамлык-ризыкларны урнаштыру өчен мөтәвәллият әгъзасы, танылган шагыйрә һәм язучы, табибә Дилә Булгакова җитәкчелегендәге төркем җаваплы.

"Ифтар мәҗлесе бергә җыелышып кичке аш ашау, авыз ачу гына түгел, ә иманлы дус-ишләр белән очрашу-фикерләшү өчен дә бик мөһим. Гомумән, аның әһәмиятен һәркем үзенчә аңлата ала, ди Дилә ханым Булгакова. "Рамазан аеның сәламәтлек өчен дә ифрат файдалы икәнлеген мин табибә буларак та раслый алам", ди ул.

Динә Морзакаева
Динә Морзакаева

Дилә ханымның сүзләрен тагын да бер мөтәвәллият әгъзасы, "Сәхипҗамал" татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Динә Морзакаева да хуплый. "Мәчеттәге һәр чара кызыклы, чөнки монда мәдәни-әдәби кичәләр дә оештырыла, шуңа күрә бирегә башка вакытта да халык күп тартыла", - ди ул.

Али Галләмов
Али Галләмов

Ифтар мәҗлесенә ир-атлар да, хатын-кызлар да күп килгән. Арада яшьләрнең күп булуы да куанычлы. Ә инде иң кечкенә кунакларның берсе – Али Галләмов. Аңа 8 генә яшь. Уфадагы 158нче мәктәптә белем ала. Шул ук вакытта Коръән уку осталыгы белән дә сокландыра ул. Берничә тапкыр Коръән бәйгесендә катнашып җиңү дә яулый.

Ифтар мәҗлесе, һәрвакыттагыча, иң тәүдә зәм-зәм суы эчү, җимештән авыз итү белән башланды. Аннан соң бергәләп намаз укыдылар. Тирән эчтәлекле вәгазьдән соң, аш табынннары янына кереп тәмле сыйлардан авыз итте кунаклар һәм рәхәтләнеп аралаштылар.

XS
SM
MD
LG