Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфалар мәчеттә ифтар оештырырга чиратка язылган


Уфа мөселманнары чиратлап ифтар оештыра торган "Хәмзә" мәчете
Уфа мөселманнары чиратлап ифтар оештыра торган "Хәмзә" мәчете

Башкортстан мәчет-мәхәлләләрендә Рамазан ае уңаеннан ифтар мәҗлесләрен оештыру дәвам итә. Аларга йөзләрчә мөэмин-мөселман килеп вәгазьләр тыңлый, бергәләп авыз ача.

Башкортстан мәчет-мәхәлләләрендә Рамазан ае уңаеннан ифтар мәҗлесләрен оештыру дәвам итә. Уфадагы "Ихлас" мәчетендә аның чираттагысы үтте.

"Ихлас" мәчетендә ифтар мәҗлесләре һәр елны берничә тапкыр оештырыла. Аллаһ йорты мөтәвәллияте үзе дә аны үткәрә, шулай ук ошбу мәчетне якын күреп аңа даими йөрүчеләр дә (хәлле мөселманнар, билгеле) үзләре алдан ук мөрәҗәгать итеп куеп, оештыра ифтар мәҗлесләрен.

Быелгы Ураза ае башланганнан бирле, 10 июльдә, өченче тапкыр ифтар кичәсе үтте "Ихлас"та. Аны Уфада яшәүче эшкуар Салават Яналинның матди ярдәме белән әзерләгәннәр. Бәйрәм башланганчы, киң күңелле кардәшебез белән әңгәмәләшеп алдык.

Салават әфәнде үзе Баймак шәһәрендә туган. Әүвәл төрле җаваплы вазифаларда эшли, ә соңгы елларда хосусый төзелеш оешмасына җитәкчелек итә. Исламга тирән хөрмәттә ул. Ни өчен дигәндә, әти-әнисе дә бик дини кешеләр булган. Әнисе – Бибивәсилә апа 50 ел буе ураза тоткан. Салават әфәнде үзе дә соңгы ун елда, бер көнне дә калдырмыйча, ураза тота икән. Элекке елларны да туган-тумачаларын, күрше-күләннәрен чакырып ифтар мәҗлесләрен оештыра торган булган. Ә быел инде үзе бик хөрмәт иткән "Ихлас" мәчетендә теләгән һәркем өчен бәйрәм әзерли.

Салават Яналин хәйриячелек гамәлләре белән дә киң билгеле. Уфадагы бер балалар йортына аеруча теләп ярдәм итә. Аны даими үз ярдәменә алган. Шулай ук башка мохтаҗларга да кулдан килгәнчә булыша. Үзе тыйнак шәхес, хәтта Азатлык өчен фотога төшүдән дә баш тартты ул. "Мин игелекле гамәлләремне үземне күрсәтү өчен кылмыйм, Аллаһ ризалыгы өчен башкарам", диде ул.

"Ихлас" мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм
"Ихлас" мәчете имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм

Ифтар мәҗлесе табыны 150дән артык кешегә исәпләнгән. Кичә мәчетнең ике залында имам-хатип Мөхәммәт хәзрәт Галләмнең вәгазе белән башланды. Аннан бирегә килүчеләр, хатын-кызлар икенче катта, ир-атлар беренчедә ахшам намазы укыды. Аннан кунаклар зур залга, табыннар янына үтте. Өстәлләр сый-нигъмәттән сыгылып тора иде.

"Ихлас" мәчетендә, Ураза ае беткәнче, тагын да өч тапкыр ифтар мәҗлесе оештырылачак. Аның берсе Аллаһ йорты мөтәвәллияте көче белән әзерләнә. Мәчетнең имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Галләм бу көнне бер сыер чалдырып, төрле ашлар хәзерләтәчәген әйтә. Ифтар мәҗлесенә 200ләп кеше килер дип көтелә. Мөхәммәт хәзрәт әйтүенчә, биредә Кадер кичәсе дә, Уразаны тәмамлауга багышланган башка чаралар да зурлап оештырылачак.

Ифтар мәҗлесләре "Ләла-Тюльпан" мәчетендә, Тукай урамындагы Җәмигъ мәчеттә һәм Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенда дә берничә тапкыр оештырылган. Аларга йөзләрчә мөэмин-мөселман килеп вәгазьләр тыңлаган, мул сыйлы табыннар артында бергәләп авыз ачкан.

Уфадагы мәчет һәм мәхәлләләрнең кайберләрендә Ураза ае башлану белән ифтар мәҗлесләрен көн аралаш диярлек оештыралар. Шуларның берсе – "Хәмзә" мәчете. Биредә мәчет хезмәткәрләре генә түгел, ә бирегә йөрүче Уфа мөселманнары да ифтар мәҗлесләре оештыра. Мәчетнең имамы Хәмзә хәзрәт әйтүенчә, биредә хәтта ифтар ашы үткәрергә теләүчеләрдән чират тезелгән. Шуңа күрә дә, кайсы көнне кем ифтар мәҗлесе оештырачагы билгеләнгән исемлек тә төзегәннәр.

XS
SM
MD
LG