Газзәдә хәрби чараның дәвам итүе сәбәпле Төркия икътисад министры Ниһат Зейбекче фәлестин җирләренә һөҗүмнәрне яклаган Израил ширкәтләренә бойкот игълан итәргә чакырды, дип хәбәр итә Төркиянең Anadolu агетнлыгы. Израилдә хәрби чараларга каршы булган ширкәтләрнең дә булуын танып, министр, "аларга да бойкот белдерү гаделсезлек булыр иде", диде.
Кичә Төркиянең бер төркем иҗтимагый оешмалары вәкилләре барлык Израил бизнесына бойкот белдерергә чакырган иде.
Фәлестин җирләрендә вазгыять кискеннәшкән саен гарәп дөньясында Израил белән хезмәттәшлек иткән көнбатыш ширкәтләренә карата да каршылык арта. Соңгы тапкыр Израилдә җитештерелгән вак җиһазларын кулланган Nokia ширкәтенә дә бойкот белдерелгән иде.