Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре эш ташларга тора


Ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшләүчеләр үзләренең хокуклары өчен бергәләп көрәшә башлады. Алар, үз таләпләре канәгатьләндерелмәсә, 30 июльдә эш ташларга җыена.

Бу атнада бер төркем ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәткәре "Гамәл" ("Действие") исемле һөнәр берлекләренә кереп, үзләренең хокуклары өчен көрәшә башлады. "Гамәл" Ижауда 2012 елда оешкан иде, аны билгеле политтехнолог Андрей Коновал җитәкли. Агымдагы елда Казанда да әлеге һөнәр берлекләре табибларның хезмәт хаклары өчен көрәшеп, килешүгә ирешкән иде. Инде чиратта – Уфа.

Табиларның төп таләпләре – гади хезмәткәрләр һәм җитәкчелек арасында хезмәт хакын гадел бүлү, ашыгыч ярдәм төркемнәрен канун нигезендә оештыру, төнге вакытта эшләүләр өчен өстәмә хезмәт хакы бирү.

"Гамәл" һөнәр берлекләренең Уфа бүлекчәсе җитәкчесе Александр Карпухин сүзләренә караганда, элек төнге вакытта эшләгәнгә 100% түләнсә, хәзер ул 50%ка калган. Кече хезмәткәрләр аена нибары 7-8 мең сум ала. Бу Башкортстанның башка шәһәрләреннән ике тапкыр кимрәк. Агымдагы елда гына да 300 кеше эштән киткән. Иминияттән кергән акчалар дөрес бүленми. Ашыгыч ярдәм күрсәтүчеләрнең хезмәт хаклары ярдәм күрсәтергә бару саннарына бәйле булуы да дөрес түгел, чөнки янгын сүндерүчеләр, коткаручыларга алай түләнми. Агымдагы елда ашыгыч ярдәм чакыручылар азрак булган, бу исә хезмәт хакларының да кимүенә китергән. Табиблар, таләпләре канәгатьләндерелмәсә, 30 июльдә эш ташларга җыена.

Уфа шәһәренең сәламәтлек саклауны күзәтү хезмәте башы Әлфия Афзалетдинова сүзләренә караганда, бу һөнәр берлекләре шантаж белән шөгыльләнә, чөнки быел табибларның уртача хезмәт хакы 36 мең, урта хезмәткәрләрнеке 20 мең тәшкил итә. 2018 исә елга табибларның хезмәт хаклары 80 мең сумга җитәчәк диләр.

Башкортстан җитәкчесе вазфасын вакытлыча үтәүче Рөстәм Хәмитов күрсәтмәсе белән ашыгыч ярдәм хезмәтен тикшерү башланды. Республиканың хисап пулаты тикшерүенең беренче нәтиҗәләренә караганда, 5,5 миллион сум акча дөрес кулланылмаган. Шуларның 1,9 миллионы казна акчасы, 3,6 миллионы медицина иминиятеннән кергән акчалар.

XS
SM
MD
LG