Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польша хөкүмәте 2015 елда Русиядә Польша елы чараларыннан баш тартты


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Польшада, 2013 ел
Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Польшада, 2013 ел

Польша хөкүмәте 2015 елга билгеләнгән "Русиядә Польша елы" кысаларында үтәргә тиешле чараларны оештырудан баш тартты. Матбугат вәкиле Малгожата Кидава-Блоньска сүзләренә караганда, хөкүмәтнең бу карары Украинадагы вазгыять сәбәпле кабул ителгән.

"Хөкүмәт шундый карар кабул итте. Польша тышкы эшләр министры Радослав Сикорский һәм мәдәният министры Малгожата Омилановска, Украинадагы вазгыять һәм очкычның бәреп төшерелүе сүрәтендә Русиядә Польша елын уздыру мөмкин түгел, дип килеште", дип белдерде матбугат вәкиле.

2015 елда Русиядә Польша елы чараларын уздыру ике илнең тышкы эшләр министрлары Сергей Лавров һәм Радослав Сикорский нияте иде. Алар бу хакта 2013 елның декабрендә Варшауда Русия-Польша хезмәттәшлеге стратегиясе комитетының VIII утырышында килеште. Хезмәттәшлек тышкы сәясәт, икътисад һәм мәдәни-һуманитар өлкәләрдә башланырга тиеш иде.

XS
SM
MD
LG