Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльзара Ислямова: Сентябрьдә Казанда ATR хәбәрчеләр үзәге ачылачак


 ATR каналы җитәкчесе Эльзара Ислямова
ATR каналы җитәкчесе Эльзара Ислямова

Бердәнбер кырымтатар телевидение каналы ATR аннексиядән бирле финанс авырлыклар кичерә, әмма халык ярдәме белән яңадан аякка басып килә, диде аның җитәкчесе Эльзара Ислямова Азатлыкның Qirim.Aqiqat сәхифәсендә.

Соңгы араларда таралган "каналны сатып алачаклар", дигән мәгълүматне Ислямова "гайбәт" дип кире какты. Аның сүзләренә караганда, канал хезмәткәрләренә бер айлык эш хакы бурычы бар.

"Кырымда үзләренең һөнәри максатларына ирешә алмаганнарын аңлаган кайберәүләр каналдан китте, җәй айларында яллар сәбәпле эфирга күбрәк кабатлаулар куела", диде Ислямова.

"Гравитация" исемле сәяси ток-шоу эфирдан алынгач халык арасында борчылулар арткан иде. Ислямова сүзләренә караганда, әлеге тапшыру август аенда ук чыга башлаячак. Калган програмнар сентябрьдән дәвам итәчәк. Кырымтатар каналы җитәкчесе үз эшен Русия кануннары нигезендә алып бару куркынычын аңлый, әмма "канал үз кыйбласын үзгәртми", диде Ислямова.

Аннексиядән соң туган финанс авырлыклар сәбәпле каналның Киев, Мәскәү һәм Истанбулдагы хәбәрчеләр үзәкләре ябылган, әмма Ислямова аларны мөмкинлек булгач та ачачагын белдерде. Иң беренче корпункт Казанда сентябрь аенда ачылачак. Татарстандагы кайбер мәгълүмат чаралары җитәкчеләре, "Татмедиа" вәкилләре 22-23 майда Кырымда сәфәрдә булды.

XS
SM
MD
LG