Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Япония санкцияләренә ризасызлык белдерде


Япония банкы башлыгы Һаруһико Курода
Япония банкы башлыгы Һаруһико Курода

Русия тышкы эшләр министрлыгы Япониянең 28 июль көнне Русиягә чикләүләр белдерүен "хата" дип бәяләде. Министрлыкның интернеттагы сәхифәсендә чыккан бу белдерүдә, "Япония әлеге карарны Украинадагы хәлләрнең чын сәбәбен аңламаганга кабул итте", диелгән.

Япония Украинадагы вазгыять сәбәпле Русиягә өстәмә чикләүләр билгеләве турында белдерде. Кырым аннексиясе һәм Украинаның көнчыгышында вазгыятьнең катлаулануына катнашы булган кешеләләрнең банк хисаплары туңдырылачак, диде министрлар кабинеты секретаре Есихиде Суга.

XS
SM
MD
LG