Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Новороссия патриотлары" ничек сугыша?


Донбасс сугышчылары
Донбасс сугышчылары

"Чын урыс патриотлары" җибәргән акчага алынган ракеталар Донбасста тыныч халык яшәгән бистәләргә эләгә. Русиядә Жириновскийның "либерал-демократлары" яңа фетнәчеләрне туплый.

"Чын урыс патриоты Андрей Донбасс сугышчыларына зур гына күләмдә акча җибәрде. Андрейның теләге – аның исеменнән "фашистларның иманын кию". Теләгегезне үтибез", ди әлеге видеода коралларын Шахтерски шәһәре үзәгендәге стадионда урнаштырган хәрби киемдәге бер билгесез зат.

Видеода исемләп язылган ракеталар чирәмгә тезеп куелган. Аларны күрсәтүче "тиздән алар ярдәмендә без җиңүгә тагын да якынрак булачакбыз", ди. Ракеталар атылган җирдән шартлау ишетелә һәм соңыннан еракта кара төтен күтәрелүе күренә.

Ракеталар шәһәрнең "Олимп" стадионыннан атылган. Стадион хакимият бинасы янында гына, шәһәрнең үзәгендә урнашкан. Аның тирә ягында торак йортлар. Бу мәгълүматны каланы белгән һәр кеше раслый ала, дип яза халык җибәргән мәгълүмат һәм фотоларга нигезләнеп эшләүче UAINFO сәхифәсе.

Харитада - сепаратистлар ут ачкан як сурәтләнә. Анда шәһәрнең 7 санлы микрорайоны һәм Журавлевка бистәсе урнашкан. Ягъни, халык яши торган җир. "Новороссия патриотлары" бандерофашистлар дип сөйләнсә дә, гади халыкны утка тоткан булып чыга. Шахтерскидан бу рәсемнәрне гади кешеләр җибәргән.

Май аенда Русия либерал-демократик фиркасе "Донецки Халык республикасы" вәкилләре белән Көнчыгыш Украинага "һуманитар ярдәм" җибәрү турында килешү кабул иткәе иде.

Фирканең сепаратистларга бары тик юрган, йә аспирин гына җибәрмәвен күрсәткән дәлилләр бар. Либерал-демократларның Мәскәүдәге офисларының берсендә Көнчыгыш Украинага сугышчылар җибәрү үзәге ачылган. Анда утырган вәкил башта Азатлыкка әңгәмә бирүдән баш тартты, шуннан соң Азатлык хәбәрчесе яңа телефоннан шалтыратып, үзен "сугышка барырга теләүче берәү" дип таныштыргач, вәкилнең теле бераз ачыла башлады.

Ул шалтыратучыга Русиядән килүчеләрне урнаштыручы "Михаил" белән элемтәгә керергә киңәш итте. Михаил Украина чигеннән 70 чакрымдагы Русиянең Шахты шәһәрендә икән. Азатлык хезмәткәренә шул шәһәргә барып аңа шалтыратырга кушылды. Аның сүзләренә караганда, сугышчыларны туплау үзәкләре Мәскәү, Воронеж һәм Брянски шәһәрләрендә урнашкан.

Шахты шәһәренә килеп җиткән ихтыярилар тикшерелә, тәҗрибәсе һәм яшенә карап Көнчыгыш Украинаның берәр җиренә җибәрелә икән.

"Аларның тамагы тук, кирәк булган бөтен әйберләре бар. Минем Мәскәүдә дә алар кебек әйбәт ашаганым юк", диде сугышчыларны туплаучы "координатор".

Донбасстагы кораллы фетнәдә Татарстаннан килеп катнашучылар турында да хәбәрләр булды. Моңардан тыш, Казанда һәм Уфада "Новороссия халкына" дигән булып төрле ярдәм җыю чаралары оештырылып тора.

XS
SM
MD
LG