Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Украина качакларын кертү аяныч нәтиҗәгә китерәчәк"


Русиягә килгән Украина качаклары (архив фотосы)
Русиягә килгән Украина качаклары (архив фотосы)

Рәсми саннарга күрә Татарстанга 1 августка Украинадан 2 меңнән артык качак килгән. Түрәләр аларга ярдәм итәргә тырыша. Ә менә 90нчы елларда кайткан татар качакларына тиешле игътибар юк, ди татар активистлары.

Украина качаклары республикага китерелә башлаганчы ук 3 июль көнне БТИҮ, Милли Мәҗлес, "Ватан" фиркасе шушы уңайдан борчылу белдереп мөрәҗәгать кабул иткән иде. Әлеге вакыйгадан соң бер ай вакыт узды, Татарстанга да качаклар китерелә башлады, мөрәҗәгатьне кабул итүчеләрнең фикерләре үзгәрмәгәнме? Мөрәҗәгатьнең эчтәлеге, качакларны кертүнең аянычлы нәтиҗәләргә китерәчәге хакында БТИҮ президиумы әгъзасы Ринат Нургалиев һәм БТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәт фикерләрен ирештерде.

– Русиягә чыккан качакларның бер өлеше Татарстанга, Казан, Чаллы һәм башка шәһәрләргә килә. Хәтта алар бездә урамнарда үз әләмнәрен күтәреп үз ополчениеләре өчен хәер сорашып, ярдәм сорап акча да җыя башлады. Монда аларга шулай эшләргә рөхсәт бирелгәнме? Кем аларга Донецки әләмен күтәрергә, акча теләнергә рөхсәт бирә? Канун бозыла, ә полиция андыйларга бәйләнми. Мондый күренешләр Украинага каршы гамәл бит.

Бездә курку бар. Әйтик, ополченец тора, күрсәтәләр. Йөзе капланган, исемен дә әйтмиләр. Ул кеше Украина дәүләтенә каршы чыккан. Имеш, Украина иминлек хезмәтләреннән курка. Әмма андыйлар безнең кануннар буенча да бандитлар санала. Үз дәүләтенә каршы чыккан, украин телен, мәдәниятен яратмаган, нәфрәт иткәннәр һәм алар Татарстанга качып килә. Ул татар теленә ничек караячак?

"Украина качакларын кертү аяныч нәтиҗәгә китерәчәк"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:18 0:00

Икенчедән, ополченецның әлегә балалары, хатыннары гына килә. Алар мәҗбүри качаклар статусын алырга тырышачаклар һәм ирләрен монда көтеп торачак. Ә ирләре корал күтәреп сугышкан бандитлар. Нигә кирәк алар безгә, Татарстанга? Тагын да ызгыш чыгарыргамы? Киләчәктә андыйлар республикабызга каршы чыгачаклар бит. Алар сугыш, кан тәмен белә. Шуңа күрә татарга да каршы чыгачаклар. Ополчениене яклаучылар үзләрен "Организация русской культуры" (ОРК) дип әйтә. Ә без аларны "организаия русских колонизаторов" дибез. Шулай булу ихтималы зур, диде Ринат әфәнде.

Шушы фикерләргә өстәп Галишан Нуриәхмәт, "90нчы елларда кайткан татар качакларына әлегәчә фатир, матди ярдәм юк. Узган ел качак статусы булган 14 гаиләгә фатир бирелгән дигән сүзләр булды. Үзе дә качак статусында булган Айрат Габдуллин бу юнәлештә ачыклык кертергә алынган иде: фатирлар кемнәргә бирелгән? Ләкин күпме йөреп, бернинди дә мәгълүмат ала алмады. 2013 елда Татарстанда 2 мең хәрбигә фатир бирелде. Аларга алга таба да фатир сертификатлары биреләчәк икән”, диде.

XS
SM
MD
LG