Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда урыс активистлары Новороссияне яклау чарасы уздырды


Казанда "Новороссиядәге сугышка каршы" пикет
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:31 0:00

Казанда "Новороссиядәге сугышка каршы" пикет

Әлеге чара "Сугышка каршы" дип аталса да, анда Русияне Донбасс сепаратистларын яклауны туктатырга чакыручы булмады.

2 августта Казанның Камал театры янында “Новороссиядәге сугышка каршы” урам чарасы үтте. Пикетны “Татарстан, Новороссиягә ярдәм ит!” хәрәкәте оештыра. Аның төп әйдаманнарының берсе булып рус милли хәрәкәте активисты Михаил Щеглов тора.

Чараның програмына кергән хәйрия концертында Казан, Волжски, Яшел Үзәннең иҗади төркемнәре чыгыш ясады.

Мәйдан уртасында урнаштырылган сандыкка теләүчеләр матди ярдәм салды. Оештыручылар шулай ук Донбасс халкына һәм аннан Русиягә килүчеләргә һуманитар ярдәм, азык-төлек, хуҗалык әйберләре дә кабул итте.

Пикет десантчылар көненә туры килгәнгә, мәйданда байраклар тотып исерек хәлдәге хәрбиләр дә йөри иде.

Азатлык хәбәрчесе төрле сәяси шигарләр, плакатлар тоткан активистлардан фикерләрен алып карады. Кайберәүләре тоткан плакатларының мәгънәләрен йә белмәде, йә аңлатырга кыенсынды. Катнашучыларның күбесе укучы яки пенсионер иде. Барлыгы чарада 20-30 кеше күренде.

Азатлык чараны оештыручы Михаил Щегловка “Русия Донбасс сугышчыларына ярдәм күрсәтә, моңа ничек карыйсыз?” дигән сорау биргәч, активист чараның сәяси һәм идеологик төсмере булмавын әйтте. Гәрчә пикетның исемендә үк чит дәүләтнең аерым төбәкләрен башка исем белән атау күренә (Донбасс - Новороссия).

Пикетта шулай ук татар милли хәрәкәте активисты Ринат Йосыф бар иде. Ул мондый чараның Казанда узуын катгый тәнкыйтьли. Аның фикеренчә, Русия суверен дәүләт булган Украинаның эчке эшләренә тыкшынырга тиеш түгел.

“Сугышка каршы” диелсә дә, чарада Русияне Донбасс сепаратистларын яклауны туктатырга чакыручы булмады.

XS
SM
MD
LG