Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит ил ватандашлыгын яшерүчеләргә җәза кануны гамәлгә керде


Чит ил ватандашлыгын (һәм анда даими яшәү хокукын) яшергән Русия ватандашларына 200 мең сумга кадәр штраф яки 400 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә хөкем итүче канун гамәлгә керде.

Чит ил ватандашлыгын алган русиялеләр ике ай эчендә Федераль миграция хезмәтенә хәбәр итәргә тиеш.

Канунны 4 июнь көнне Русия президенты Владимир Путин имзалады. Федераль миграция хезмәтендә чит ил паспортларына ия Русия ватандашларын теркәү тәртибе әле дә билгеләнмәгән.

XS
SM
MD
LG