Accessibility links

Кайнар хәбәр

Спас ярминкәсендә урыс рухы торгызыла


Алабугада Спас ярминкәсе узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:01 0:00

Алабугада Спас ярминкәсе узды

1-3 август көннәрендә Алабуга шәһәрендә Бөтенрусия Спас ярминкәсе узды. Ярминкәдә Русиянең төрле төбәкләреннән, авыл-шәһәрләреннән эшмәкәрләр, кул эшләре осталары катнашты.

Алабугада Спасс ярминкәләре XIX гасырның икенче яртысыннан соң оештырыла башлый. Тора-бара аның дәрәҗәсе Мәкәрҗә ярминкәсенә якынлаша, дигән сүзләр дә тарала. Анысы шулайдырмы, юкмы, ләкин 2008 елдан башлап Алабугада шушы ярминкәне кабат торгызырга теләүчеләр, оештыручылар шул чорны күз алдында тотып эш йөртә, шуны максат итеп куялар.

Ярминкә мәйданнарында борынгылык, XIX гасырдагы сәүдә рәвешләре, күңел ачулар, осталар эше күренергә тиеш. Оештыручылар бу максатка беркадәр ирешеп килә кебек. Чөнки сәүдәгәрләр, сатып алучылар, тамашачылар саны елдан-ел арта, биредә Русиянең әллә нинди төбәкләреннән халык җыела.

Узган берничә елда бу ярминкәгә төрки дөнья вәкилләре дә беркадәр игътибар биреп карады. Төркия, Төркмәнстан күнчеләре килеп үз товарларын үзәккә куеп тәкъдим итте. Ләкин быел аларны күрә алмадык, сәбәпләрен дә белмәдек. Ә менә башкорт балы сатучылар быел да игътибар үзәгендә булды.

Ярминкәдә сәүдә итәргә килүчеләр бер урын өчен 1500 сум түләгән. Ә рәссамнар өчен бәя 300 сум булган. Быел да Алабуга ярминкәсе “бөтенрусия” исеме астында узды.

Элекке елларда биредә татар сәнгатькәрләре җырлары, көйләре, сәүдә бәхәсләре ешрак ишетелсә, быел бу күренешнең кими барганы күзгә ташланды.

XS
SM
MD
LG