Казанда Мәдәният елы кысаларында оештырылган чараларның берсе -- "Мәдәни күчеш" урам фестивале ахырына якынлаша. 18 июльдән бирле һәр җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Казанның Мәрҗәни урамында халыкка үзенчәлекле урам тамашалары тәкъдим ителә. Камал театры янында балаларга клоуннар башкаруында тамаша, урам буйлап һәйкәл-кешеләрнең төрле сыннары күрсәтелә. Теләгәннәр урамда үз рәсемнәрен яисә карикатураларын ясата ала. Тамаша карарга килүчеләргә кыстыбый кебек төрле тәм-томнар тәкъдим ителә. Сувенирлар сатыла. Казан башкарма комитетыннан әйтүләренчә, Мәрҗани урамында оештырылган "Мәдәни күчеш" фестивален 12 мең кеше барып караган. Урам фестивале 10 августта тәмамлана.
Казанда "Мәдәни күчеш" фестивале

1
Мәрҗәни урамы

2
Һөнәрче абзый осталыгын күрсәтә

3
Татар сандыгы

4
Балалар тамашасы

5
Балалар тамашасы

6
Клоуннар тырыша

7
Казан аждаһасы белән

8
Урындыксыз кеше

9
Язу машинасында басучы малай, акча бирсәң генә эшкә керешә

10
Елан тоткан татар егете

11
Десантчылар көне иде

12
Уйга баткан малай

13
Кыстыбый сатучы кыз

14
Татар чынаягы

15
Мәдәни күчеш

16
Сурәтче

17
Борыңгы гаскәри

18
Пешекче

19
Борыңгы татар гаскәрие

20
Очтык-киттек