Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тәбриз Яруллин: "Яшьләр башкача эшләргә тиеш"


Тәбриз Яруллин форумга нәтиҗә ясады
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:05:44 0:00

Тәбриз Яруллин форумга нәтиҗә ясады

Казанда VI Бөтендөнья татар яшьләре форумы тәмамланды. Форумның рәисе булып кабат Тәбриз Яруллин сайланды. Ул журналистларга форумның эшчәнлеге хакында фикерләрен белдерде.

"Казанда 1-5 август көннәрендә узган VI Бөтендөнья татар яшьләре форумында 24 чит илдән, Русиянең 40тан артык төбәгеннән һәм Татарстанның үзеннән 600гә якын делегат катнашты. Боларга өстәп безнең эшкә терәк булучыларны кунак буларак чакырдык. Быел беренче тапкыр Франция һәм Болгарстаннан да делегатлар килде. Ләкин сан ягыннан быелгы форумда без делегатлар санын кыскарттык. Элек 1000гә якын делегат катнаша торган булса, быел бу сан 600гә калды. Форумның ун еллык тәҗрибәсе күрсәткәнчә, 600 делегат ул бер чик булып тора. Бу сан артып китсә һәр делегатка фикер җиткерү бик авыр була. Катнашучыларның 48%ы ир-егетләр булса, 52 %ын кызлар тәшкил итте", диде Тәбриз Яруллин.

Тәбриз быелгы форумның өч секциясенә дә тукталып үтте.

"Бу бүленеш форумның эшен камилләштерүгә юнәлтелгән иде. Гадәттә берәр җыелышта делегатлар төрле темаларда чыгыш ясыйлар, резолюция кабул итәләр дә оныталар. Ләкин без яшьләр башкача эшләргә тиеш. Без сүзне түгел, технологияне делегатлар арасында таратырга һәм үз фикеребезне җиткерә белергә тиеш.

Секцияләрдә күтәрелгән темалар да юкка гына сайланмаган иде. Әйтик "Рух. Татар яшьләренең үзаңы һәм кыйммәтләре" секциясе тарихи үзаңга һәм татар яшьләренең рухи тормышына багышланган иде. Рухи дөнья, дини һәм тарихи мәсәләләр безнең яшьләрне бик кызыксындыра.

Шулай ук татар теле мәсьәләсе дә тикшерелде. Монда инде бар кешегә тел проблемасы аңлашыла һәм аны чишергә кирәге дә аңлашыла. Без бу теманы ТатWeb дигән тема белән баеттык. Ни өчен дигәндә, чөнки татар телен, укыту системы белән генә түгел, заманча технологияләр һәм интернет аша да өйрәнеп һәм таратып булуын беләбез. Ул технологияләр безнең яшьләргә таныш. Шуңа күрә дә бу секция проектларга бик бай булды.

Форумның өченче секциясе исә "Эшмәкәрлек" темасына иде. Бу секцияне өченче форумда бер уздырган идек, ләкин аннан соңгы форумнарда без аны кертмәгән идек. Мал табу белән шөгыльләнү безнең халкыбызның холкы белән дә килешә бит әле. Димәк эшмәкәрлек милли эшкә нәрсә бирә ала һәм киресенчә, бизнеста милли компонентны кулланып ничек итеп уңышлы проектлар эшләп була, шуларны тикшердек. Делегатлар шушы секцияләргә максималь рәвештә бүленеп эшләргә тырышты", дип билгеләп үтте яңа рәис.

Тәбриз Яруллин форумның шура әгъзаларына да тукталып, яңа шураның эффективрак эш алып барачагын әйтте.

"Элек без форум шурасына әгъза билгеләгәндә төрле төбәкләрнең географик үзенчәлекләренә дә карап эш йөртергә тырыша идек. Быел без ул форматтан киттек. Ике ел эчендә без кем белән даими эшләп тордык, кемнәр безгә үз проектлары белән эшләргә әзер булуын күрсәтте, без күбрәк шул кешеләрне шурага алырга тырыштык. Без бу мәсьәләдә максималь рәвештә гадел булырга тырыштык. Әле планнар турында әйтергә иртә. Сентябрьдә шушы өч көнлек форум буенча һәм көндәлек эшләр буенча да тәкъдимнәр җыячакбыз. Шушы тәкъдимнәр нигезендә форумда яңгыраган чыгышларның аудио һәм видео стенограммаларын әзерләп һәм икенче яктан шура әгъзалары үзләре җибәргән тәкъдимнәрне эшкәртеп без алга таба ике елга эшләр өчен нигез әзерләргә тиешбез", дип үз фикерләре белән уртаклашты ул.

Яңа рәис форумда кабул ителгән резолюциягә дә тукталды.

"Резолюциягә килгәндә, ул форумның иң төп һәм мөһим документларының берсе. Чөнки резолюциягә безне борчыган барлык проблемнарны да кертергә тырышабыз. Быелгы форумның резолюциясе башка форумнарныкына караганда бик эчтәлекле булды. Бу нәрсәне күрсәтә дигәндә, димәк ике ел эчендә яшьләр оешмалары арасында бер алга китеш булган. Яшьләр хәзер ниндидер мәдәни мәсьәләләр белән генә чикләнми, аларны иҗтимагый процесслар да, мәгариф, тел, дини проблемнар да кызыксындыра. Һәм барлык шушы проблемнарны без чәчми-түкми әлеге резолюциягә кертергә тырыштык. Залда ирекле микрофон торды. Һәрбер делегат торып үз тәкъдимнәрен кертә алды. Резолюциягә тәкъдимнәр башка еллар белән чагыштырганда бермә-бер күп булды. Резолюциядән тыш без Татарстанда президент институтын саклап калу белдерүен дә кабул иттек. Әлеге белдерүне фәкать ике битараф тавыш белән генә, бертавыштан диярлек кабул иттек.

Безнең яңа такым җыелды. Андагы яшьләр фикерле һәм позицияле. Пленар утырышның беренче өлеше аны яхшы күрсәтте. Күп кенә глобаль һәм татар халкының нервысы ачылып, аның пульсында бармак тотып торган яшьләр күп. Һәм аларның үз фикерләре бар, бу фикерләрне алар җиткерә дә белә. Шуңа күрә мин уйлыйм бу эшкә без яхшылап тотынырбыз, әгәр җитешсезлекләр булса да алар техник рәвештә чишеләчәгенә ышанам", диде Тәбриз Яруллин.

XS
SM
MD
LG