Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда сөрген корбаннарына багышланган фильм күрсәтелде


Фильмнан күренеш. Гюнтерның үлеме
Фильмнан күренеш. Гюнтерның үлеме

5 август Казанда X мөселман киносы фестивалендә күрсәтеләчәк милләтара мөнәсәбәт турындагы фильм тәкъдим ителде.

Бу атнадан башлап Казанның "Мир" кинотеатрында журналистларга X мөселман киносы фестивале програмы кысаларында күрсәтеләчәк кайбер фильмнар тәкъдим ителә башлады. 5 августта күрсәтелгәне Азәрбайҗан режиссеры Октай Мир-Касыймның "Үткәннәрдән хатлар" дигән фильмы. Ул XIX гасыр башларыннан алып 1941 елга кадәр Азәрбайҗан җирендә алманнарның яшәве, азәрбайҗан-алман милләтенең дустанә мөнәсәбәте, алманнарның сөрелү тарихына нигезләнә.

"Депортация кайгысын кичерүчеләргә багышлана"

Фильм "Депортация газабын кичерүчеләргә багышлана" дигән сүзләр белән 1941 елда алманнарның сөрелү күренешеннән башланып китә.

Биредә азәрбайҗан егете Салман белән алман егете Гюнтерның дуслыгы, аларның күп еллардан соң Гюнтерның оныгы – Рихард аша бер-берсенә хәбәр җиткерүе, Гюнтерның соңгы теләге – алманнарны сөрергә ярдәм иткән алман егете Маркустан үч алу теләге тасвирлана.

Фильм сөргенлек вакыйгасы, хәзерге буынның үз тарихын онытуы, дөньяда кешелеклелек, кичерү, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларның өстен булырга тиешлеге күрсәтелә.

Фильмның эчтәлеге

Сөргенлектән соң Германия җирләренә гомер кичерергә кайткан Гюнтер оныгы Рихардка бензин салу корылмасы (бензоколонка) бүләк итәргә вәгъдә итә, әмма аңа Азәрбайҗан җирләренә барып, Салманны табарга дигән шарт куя. Рихард Азәрбайҗан якларына юл тота. Юл җиңелләрдән булмый, аңа алман телен начаррак белгән тәрҗемәче эләгә, Салманны табу шактый вакытка сузыла.

Салман карт Рихардка биредә кайчандыр булган азәрбайҗан-алман бәйләнешләре тарихы, сөргенлек вакытлары турында бәян итә. Аны бабасының сөргенлеккә кадәр торган йортлары белән таныштыра, әбисенең каберен күрсәтә.

Салман Гюнтерга җибәргән хәбәрендә үзенең соңгы теләкләре турында әйтә (аларны Рихард әлегә белми торган була). Аның берсе – 1941 елда алманнарны сөрергә ярдәм иткән, үзләре арасыннан ук булган алман егете Маркустан үч алу.

Маркус исә алманнарны сөрергә ярдәм иткәннән соң Азәрбайҗан җиреннән Грузиягә күчкән була. Аны эзләп табу да Рихардка гүр газабына әверелә. Рихард Маркусны тапкач, аннан үч алырга – йөзенә төкерергә тели.

Грузиянең бер караңгы авылында, бик начар шартларда яшәгән Маркус янына зур авырлыклар кичереп килгән Рихард күңелендә мәрхәмәтлелек уяна, ул үч алудан баш тарта. Маркусның да гомер буе үзенең гамәле турында уйланганы күренә.

Рихард Германиягә кайтканчы бабасы Гюнтер вафат була. Аның әлеге шартны куюның төп максаты – оныгын үз нәселе тарихы белән таныштыру, кичерү, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларның өстенлеген аңлату була. Гюнтер оныгының андый адымга бармаячагын алдан ук аңлый. Фильмда “беркем дә беркемнең йөзенә төкерә алмый” кебегрәк сүзләр яңгырый.

Алманнарның Азәрбайҗан җиренә күчү тарихы

XVIII-XIX гасырларда Наполеон белән сугыш нәтиҗәсендә Германия җирләре авыр хәлдә кала, аеруча көньяк җирләр, беренче чиратта Вюртемберг патшалыгы зур кыенлыклар кичерә. 1816 елда анда ачлык була. Биредәге халык көньякка күчеп китәргә карар кыла. Патша Александр I рөхсәте белән 1819 елда алар Азәрбайҗан җирләрендә нигезләнә. Икенче дөнья сугышы башланганчы шунда гомер кичерә. 1941 елда алманнар Урта Азия, Себер, Казакъстан җирләренә сөрелә.

Быел фестивальдә ТӨРКСОЙ илләре фильмнары күрсәтеләчәк

Быелгы X мөселман киносы фестивале 5-11 сентябрьдә узачак. Фестивальгә барлыгы 56 илдән биш йөзләп гариза килгән. Бәйге кысаларындагы програмга төрле илләрдән илле фильм узган.

Казан – төрки дөнья башкаласы булу уңаеннан, быелгы фестивальдә махсус програм итеп, бәйге кысаларында ТӨРКСОЙ илләре фильмнары күрсәтеләчәк. Алар Төркия, Кыргызстан, Казакъстан, Татарстан, Башкортстан, Азәрбайҗан, Үзбәкстан, Якутия, Хакасия, Төркмәнстан, Тыва, Алтай фильмнары. Татарстан биредә "Татаркино" фонды фильмнарын тәкъдим итәчәк.

XS
SM
MD
LG