Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байкы-Юныс авылы 300 еллыгын билгеләде


Авыл хакимияте башлыгы Илнур Шакиров авылдашларын котлый
Авыл хакимияте башлыгы Илнур Шакиров авылдашларын котлый

Башкортстанның Караидел районындагы Байкы-Юныс исемле татар авылы халкы бу көннәрдә бәйрәм рухында яши. Үзенең 300 еллык юбилеен билгели бу матур авыл. Шул уңайдан милли бәйрәмебез Сабантуйга охшатып зур бәйрәм оештырылды.

Байкы-Юныс авылы үзенең бай тарихы белән күпләргә билгеле. Башкортстанның Караидел төбәгенә Татарстанның Минзәлә һәм Бөгелмә якларыннан килеп төпләнгән татарлар гасырлар дәвамында милли рухын саклап, төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешеп яши.

Тантанага җентекле әзерләнгән булдыклы милләттәшләребез. Күренекле гаиләләрнең нәсел агачларын да төзегәннәр, авыл тарихына багышланган китап та нәшер иткәннәр. Ә бәйрәм чарасы үзе Сабантуйга охшатып уздырылды. Чит яклардан да күп якташларны бергә җыйган әлеге күркәм бәйрәм.

Бәйрәмгә йөзләрчә кеше килгән
Бәйрәмгә йөзләрчә кеше килгән

Караидел районы табигатьнең иң гүзәл урыннарының берсенә урнашкан. Биредә яшәүчеләр шушы ук исемдәге мул сулы елга белән горурлана. Төрле җиләк-җимешкә бай куе урманнары да, текә кыялы таулары да бу якларның матурлыгына өстәмә ямь. Билгеле инде, районның төп байлыгы – аның уңган-булган кешеләре. Биредә күпчелек халыкны татарлар белән башкортлар тәшкил итә. Үзенең 300 еллыгын билгеләүче Байкы-Юныс та милләтебезгә байтак билгеле шәхесләр биргән. Бай тарихны кадерләп саклыйлар биредә. Тарих укытучысы Рәзифә Гатина бәйрәмгә авылның үткәне һәм бүгенгесе турында бихисап мәгълүматлар туплаган.

Бәйрәмне әзерләүче Мөнирә һәм Әнфис Шәмсетдиновлар
Бәйрәмне әзерләүче Мөнирә һәм Әнфис Шәмсетдиновлар

Авылның олы юбилеена әзерлек узган елда ук башланган. Бәйрәмне зурлап үткәрүдә башлап йөрүчеләр – Нурмөхәммәтовлар белән Шәмсетдиновлар гаиләсе. Юбилей үткәрүне Бөтендөнья татар конгрессы да үзенең эш планына керткән.

Байкы-Юныс авылын да замана җилләре урап үтми. Биредә дә элекке күмәк хуҗалык таркала, эш урыннары кими. Шулай да үз көнен үзе күрергә күнеккән милләттәшләребез югалып калмый - күпләп мал асрый, яшелчә-җимеш үстерә. Авыл хакимияте башлыгы Илнур Шакиров әйтүенчә, хәзер күп кенә яшьләр Себер тарафларында да, Уфага һәм башка шәһәрләргә китеп тә эшли. Авылда трай тибеп йөрүче кеше юк, ди ул.

Тарих укытучысы Рәзифә Гатина
Тарих укытучысы Рәзифә Гатина

Авылда элек урта мәктәп булган. Әмма балалар саны кимүе сәбәпле, хәзер ул 9 еллык итеп калдырыла. Шунысы сөенечле - балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту яхшы сыйфатлы дәвам иттерелә. Байкы-Юныс мәктәбе директоры Илдус Әсләмов үзләренең татар булулары белән горурланып яшәүләрен әйтә.

Әлеге бәйрәмне үткәрү урынын да белеп сайлаган аны оештыручылар. Матур калкулыкта уңайлы гына сәхнә дә корганнар, төрле бәйгеләр өчен урыннар да хәстәрләнгән. Ә бит бу эшләрне оештыру байтак кына матди чыгымнар да сорый. Юбилейны үткәрү нияте белән чыккан Шәмсетдиновлар һәм Нурмөхәмәтовлар гаиләсе аның төп иганәчеләре дә.

Ришат Төхвәтуллин җырлый
Ришат Төхвәтуллин җырлый

​Авыл юбилее тантанасына фатыйханы абруйлы дин әһелләре бирә. Төбәк үсешенә зур өлеш кертүчеләр дә, бәйрәмне оештыручылар да хөрмәтләнә бу көнне. Республика Татар конгрессы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы, татар милли-мәдәни мөхтәрияте вәкилләре дә үз бүләкләрен өләшә тантанада. Ә инде бәйрәмнең мәдәни өлеше һәммә кеше өчен зур бүләк. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Казаннан да, Уфадан да танылган җырчыларыбыз да килгән бәйрәм шатлыгын уртаклашырга.

Бәйрәм барышында спорт уеннары, ат чабышы һәм төрле бәйгеләр дә оештырыла. Аларда кунаклар да, авыл кешеләре дә бик теләп катнаша. Бәйрәм кичкә кадәр дәвам итә. Сәхнә түрен авыл үзешчәннәре чыгышлары да, танылган җырчыларның моңлы җырлары да бизи.

XS
SM
MD
LG