Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донбассны яклаган Татарстан нигә Фәләстинне якламый?


Казанда Фәләстинне яклау чарасы узды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

Казанда Фәләстинне яклау чарасы узды [Тавыш сыйфаты түбән]

Милли хәрәкәт активистлары белдергәнчә, татарлар иң беренче чиратта Көнчыгыш Украина түгел, ә Фәләстин халкына теләктәшлек белдерергә тиеш. Донбасс халкына игътибарның зуррак булуы Русия пропагандасы белән бәйле, ди алар.

Соңгы атналарда Көнчыгыш Украина һәм Фәләстиндәге вакыйгалар охшаш төсмер алды. Донбасста украин силовиклары һәм Русия яклы сепаратистлар бәрелешләре тынмаса, Газзә һәм Израилдә Хәмәс хәрәкәте һәм Тел-Авив каршылыгы кискенләште. Ике низагта да тыныч халык арасыннан корбаннар күп. Ике төбәктән дә качак агымы көчәйде.

Якын Көнчыгыштагы низаг Русия мәгълүмат чараларында яктыртылса да, Мәскәү Донбасс халкына һәм сепаратистларына теләктәшлек күрсәтеп, Фәләстингә өстен-өстен генә якын килә. Мондый шартларда Татарстан халкының фикере кайсы якта?

Төрле хәрәкәтләр Казанда Украин качакларына ярдәм итү максатыннан кампания башладылар. Мохтаҗларга мадди һәм һуманитар ярдәм тупланды. Гади халыкның да бу кампанияләргә игътибары зур иде. Бик күп кеше туплый алмаса да, Камал театры каршында Новороссияне яклап хәйрия концерты узды. Аны рус милли хәрәкәте активистлары оештырды.

Бер атнадан шул ук урында Фәләстин халкына теләктәшлеп белдереп, Израил сәясәтен тәнкыйтьләп пикет узды. Аны “Азатлык” татар яшьләре берлеге уздырды. Анда катнашучылар саны чагыштырмача аз иде. Активистлар моны пикетны рекламлау киң булмавы белән аңлатса да, Татарстанда Фәләстин вазгыяте белән кызыксыну күпкә түбәнрәк булуы билгеле.

8 августта узган пикетны оештыручылар сүзләренчә, татарлар иң беренче чиратта Көнчыгыш Украина түгел, ә Фәләстин халкына теләктәшлек белдерергә тиеш. Донбасс халкына игътибарның зуррак булуы Русия пропагандасы белән бәйле, ди алар.

“Татарлар иң элек Фәләстиннәр яклы булырга тиеш, чөнки алар безнең дин кардәшләребез. Алар безнең туганнар”, ди чарада катнашучы Гөмәр Батырша.

Пикетта Казанда практика узучы төрек кызы Ясмин Үнсал да бар иде. “Мин Израилнең Фәләстингә карата сәясәтенә тәнкыйть белдерергә килдем”, ди ул. Аның фикеренчә, татарлар һәм төрекләр бу мәсьәләдә бергә булырга тиеш.

Чарага килгән гарәп студентлары Фәләстинне яклап чыккан өчен татар активистларына рәхмәт әйтте.

Новороссиягә, украин качакларына ярдәм күрсәтү кампаниясендә актив катнашкан “Иман” мөселман мәркәзе вәкилләре әлеге пикетта күренмәде.

XS
SM
MD
LG