Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фабиус: Русия ярдәме Украинага бәреп керү өчен кулланыла ала


Франция тышкы эшләр министры Лоран Фабиус Русиянең Украинага һуманитар ярдәм белән машиналар җибәрүе Мәскәүнең бу илдә даими хәрби күзәтчелектә калу омтылышы булырга мөмкин дип саный. Бу хакта Reuters белдерә.

«Без бик сак булырга тиеш, чөнки Русия Лугански һәм Донецкида калу өчен моны үз файдасында кулланырга мөмкин», ди Фабиус.

Франция тышкы эшләр министры сүзләренчә, һуманитар ярдәм Кызыл Хач белән рөхсәт ителгән булган очракта гына үз-үзен аклый ала.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Мәскәү янындагы Наро-Фоминскилан Украина көнчыгышы халкы өчен һуманитар ярдәм төялгән йөк машиналары чыгып китүе турында әйтелде. Анда азык-төлек, медицина кирәк-яраклары, электро-генераторлар булуы хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG