Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Украинага "һуманитар ярдәм" дип нәрсә җибәргәне билгесез


12 август Русия Украинага 280 йөк машинасы ярдәм җибәрде
12 август Русия Украинага 280 йөк машинасы ярдәм җибәрде

Кызыл Хач белән бергә оештырыласы һуманитар ярдәмне Русия үзе генә җыеп җибәрде. Халыкара оешма вәкиле аның эчендә нәрсә булганын белмәгәнен әйтте.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Донбасс халкына дип 12 август Мәскәүдән чыгып киткән 280 йөк машинасындагы һуманитар ярдәм Халыкара Кызыл Хач оешмасы һәм Украина хөкүмәте белән килештерелгән, дип белдерде. Кызыл Хачның матбугат вәкиле Эван Ватсон Азатлыкка, машиналар эчендә нәрсә алып барылганы аларга мәгълүм булмаганын әйтте.

"Әлеге ярдәм кәрваны безнеке түгел. Аны җыйганда без катнашмадык, эчендә нәрсә булганын белмибез. Безнең хезмәткәрләрнең машиналарны озатып барулары өчен анда нәрсә булганын белүебез кирәк", диде халыкара оешманың вәкиле 12 август көнне Азатлыкка. Украина тышкы эшләр министры машиналар кәрваны Харьков өлкәсендә Украина чиге аша кертелмәячәк, дип белдерде.

Мәскәүнең "ярдәм итәбез" дип сугышкан төбәкләргә корал җибәрүе һәм соңрак үз гаскәрләре белән керү очраклары билгеле.

Грузия, 1993

1992-93 елда Грузия-Абхазия сугышы вакытында Ткварчели шәһәре Грузия гаскәрләре камавында калгач Русия андагы халыкка ярдәм җибәрәчәген белдерде. Абхаз сугышчыларын яклавын яшермәгән Мәскәү әлеге низагта һуманитар роль уйнарга тырышты. Әмма Грузия көчләре Русиянең 50 хәрбие утырган транспорт боралагын бәреп төшергәннән соң Мәскәү дә ачу итеп ашамлыклар һәм даруга өстәп камауда булган Ткварчели шәһәренә "ярдәм итеп" ракеталар, корал, авыр артилерия җибәрде. Нәкъ шул "ярдәм" абхаз сугышчыларына Грузия гаскәрләренә каршы торып башкала Сухумны да үз кулларына алырга һәм бәйсезлек игълан итәргә ярдәм иткән, дип санала. Ул чактагы Абхазиягә "һуманитар ярдәмне" җыеп җибәргән Сергей Шойгу хәзер саклану министры.

Чехословакия, 1968

Мәскәүнең Көнчыгыш Европа илләрендәге роленә килгәндә, 1968 елдагы Чехословакия вакыйгалары чып-чын хәрби чара булды. Кремль рәсмиләре ул чакта Советлар Берлеге Чехословакиягә "һуманитар миссия" белән керде, бу илне үзендә кабынып килгән "Прага языннан" якларга кирәк иде, дип саный. 1968 елның 20 августында Варшау килешүенең 200 меңләп гаскәрие Чехословакиягә кереп ике көн эчендә башкала һәм бөтен илдә контрольне үз кулларына алды. 72 чех һәм словак һәлак булды.

Маҗарстан, 1956

Никита Хрущев җитәкчелегендә Советлар Берлеге коммунистик тәгълиматын Польша һәм Маҗарстанга җәелдерү тырышлыкларын башлагач 1956 елның октябрендә Маҗарстанда советларга каршы күтәрелеш башланды. Аларны ул чактагы реформачыл премьер-министр Имре Наги җитәкләде. Берничә көн эчендә Совет гаскәрләре бөтен илне әйләнеп чыкты. Башкала Будапештка бер меңнән артык танк кертелде. Кораллы низагта 30 меңләп кеше һәлак булды.

Литва, Латвия һәм Эстония, 1940

1939 елда Балтыйк буендагы әлеге өч дәүләт басым астында үзләрендә совет гаскәрләре өчен хәрби базалар ачу турында килешүгә кул куярга мәҗбүр булды. Шул базалардагы хәрбиләр 1940 елның 16 июнендә Литва, бер көн соңырак Латвия һәм Эстония җирләрен үз контроленә алды. Берничә көн эчендә Балтыйк буенының хәрби һәм хәрби булмаган кораблары, очкычлары совет гаскәрләре контролендә иде. Өч республикада 500 меңләп хәрби кертелде.

XS
SM
MD
LG