Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путинның Кырымда өчтеллелек һәм реабилитация турында сүзен аңламадым"


Путин Ялтада Дәүләт думасы депутатлары алдында чыгыш ясый
Путин Ялтада Дәүләт думасы депутатлары алдында чыгыш ясый

Русия президенты Владимир Путин Кырымда өч тел тигез хокуклы булырга тиеш, дип белдерде. "Өчтеллелек" һәм "реабилитация" сүзләренең мәгънәсен аңламадым, ди Путин чыгышын тыңлаган кырымтатар хокук белгече Надир Бекир.

Русия президенты Владимир Путин Акъяр һәм Ялтага ике көнлек сәфәре барышында Русия иминлек шурасы утырышын уздырды, Кырымны эчтән һәм тыштан янаган "куркынычтан" саклау кирәклеге, андагы коррупциягә каршы көрәшнең мөһимлеге турында сөйләде.

Ялтада Дәүләт думасы депутатлары алдында ясаган чыгышында президент, Кырымда өч тел - рус, украин һәм кырымтатар телләренең хокуклары тигез булырга тиеш, диде.

"Кырым халыклары реабилитациясе эше тулысынча башкарылырга, өч телнең тигез хокуклары тәэмин ителергә тиеш", диде Путин.

"1921 елгы Кырым конституциясендә ике дәүләт теле булган - кырымтатар һәм рус. Кырымда яшәгән барлык милләт вәкилләре бу ике телне дә яхшы белгән. Телләр рәсми документ һәм мәктәпләрдә генә түгел, көндәлек тормышта, мәхкәмә һәм дәүләт оешмаларында киң кулланылган", ди тарих һәм хокук белгече Надир Бекиров.

1944 елгы депортациягә кадәр Кырымда 300ләп татар мәктәбе булган. Татарлар сөргенгә куылгач Кырымда рус теле генә кулланылган. Кырым Украинага тапшырылгач 1954 елдан соң биредә мәктәпләрдә украин теле укытыла башлаган. Украина бәйсезлегенә кадәр Кырымда бер Украина мәктәбе дә булмаган.

"Кырымтатарлар балаларына белем бирү хокукын пикетларда яулады"
"Кырымтатарлар балаларына белем бирү хокукын пикетларда яулады"

"Кырымтатарлар Кырымга кайта башлагач татар мәктәпләре ихтияҗы туды. Украина да, җирле Кырым хакимиятләре дә татар мәктәпләрен ачарга теләмәде. Кырымда булган барлык татар уку йортлары – пикетлар, урам җыеннары, халыкара оешмаларның бусагаларын таптау нәтиҗәсе", ди Кырымның асаба халыклар фонды җитәкчесе Надир Бекиров.

Аннексиягә кадәр Кырымда кәгазьдә 16 татар мәктәбе булган. Чынбарлыкта аларның алтысы гына эшләде, ди Бекиров.

1992 елда кабул ителгән Кырым җөмһүрияте конституциясендә дә Кырымда өч дәүләт теле диелгән. Әмма шул ук документта, мәхкәмә һәм рәсми эшләр урыс телендә бара дигән җөмлә бар иде, ди хокук белгече.

1998 елда кабул ителгән һәм Украина Югары радасында расланган Кырым конституциясендә Кырымда украин теле – дәүләт теле, рус теле – халыкара аралашу теле, дип игълан ителгән иде. Кырымтатар теленең статусы билгеләнмәде.

Кырым инженер-педагогик университеты һәм Таврия милли университетларында татар теле укытучыларын әзерләүче ике факультет ачылды, әмма ул студентларга соңыннан эш булмады.

Надир Бекиров чыгыш ясый
Надир Бекиров чыгыш ясый

"Кырымтатар телен кысырыклау эшенә украин һәм Кырым хакимиятләре тигез өлеш кертте, дияргә нигез бар", ди Бекиров.

Хокук белгече сүзләренә караганда, хәзерге конституцияне әзерләү эшенә кырымтатарлар катнашмаган. Анда өч телнең дә дәүләт теле дип игълан ителүенә карамастан, бүгенге көндә балаларына татар телендә белем бирергә теләгән ата-аналар гаризалар җыеп мәктәп мөдирләре һәм мәгариф түрәләренә илтеп бирергә тиеш. Моны Азатлыкка Милли Мәҗлеснең мәгариф эшләрен багучы вәкилләре әйтте.

"Менә вазгыять шундый. Путинның, өч тел дә тигез хокуклы булыр, дигән сүзләре ни дәрәҗәдә тормышка ашырылачак – үзегез уйлагыз", диде Бекиров.

Хокук дөньясында "реабилитация" дигән сүз юк

Путинның "Кырым халыклары реабилитациясе эше тулысынча башкарылырга тиеш", дигән сүзен хокук белгече Надир Бекиров бөтенләй аңламаган.

"Реабилитация" ул авыруларны дәвалау дигән сүз. Шуннан да артыгы түгел

"Халыкара юридик сүзлектә "реабилитация" дигән термин юк. Бу сүзне түрәләр кырымтатарларга карата бик яратып куллана. Татарлар исә "безгә шул гына кирәк иде", дип куана. Нәтиҗәдә кулларына юридик яктан буш канун тоттырылды. Хакимият бу канун белән теләсә нәрсә эшли ала, ләкин аны эшләргә мәҗбүр түгел. Халыкара хокук өлкәсендә "хокукларны торгызу", "реституция" (канунсыз алынган милекне кире кайтару), "репарация" (китерелгән зыянны каплау), "компенсация" (канунсыз эшләнгән берәр гамәл өчен акча яки башка әйбер тәкъдим итү) кебек терминнар бар. Реабилитация - ул авыруларны дәвалау дигән сүз. Шуннан да артыгы түгел. Дәваладык, бетте, еламагыз. Белмим, нәрсә көтәргә, әлегә күңел яхшысын көтми" диде 14 август көнне Путинның Ялтадагы чыгышын тыңлаган хокук белгече Надир Бекир.

XS
SM
MD
LG