Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Себерне федеральләштерү" йөрешен оештыручыларга басым арта


Байкал кәгазь җитештерү берләшмәсе
Байкал кәгазь җитештерү берләшмәсе

17 август Новосибирскида Русия эчендә Себергә икътисади хокуклар таләп итеп үтәчәк йөрешне оештыручыларга янаулар һәм провокацияләр турында хәбәр ителә.

Хакимиятләрнең алдагы якшәмбегә билгеләнгән йөрешне тыю карары һәм аның турында үзләрендә хәбәр иткән сәхифәләрнең ул мәкаләләрне басым астында сөртергә мәҗбүр булулары чарага карата игътибарны арттырды. Оештыручылар аны уздыру өчен кабат хакимиятләргә рөхсәт сорап мөрәҗәгать итте. Аларның кайберләре бу атнада прокуратурага чакырылды, башкаларына өйләренә һәм туганнарына шалтыратулар һәм янаулар булды.

Оештыручыларның берсе, Новосибирскида яшәүче Алексей Баранов 14 август көнне иртән Эчке эшләр идарәсенә, кичен прокуратурага чакырылган.

Йөрешнең максаты – Русияне таркату түгел

Прокуратурага барганда аның янына дүрт кеше килеп йөрешне оештыру эшен туктатмаса сәламәтлеге һәм тормышына зыян булачагын әйткән. Баранов ул кешеләрнең аның туганнарының исемнәрен, адреслары белән сөйләшүен хәбәр итте. Баранов прокуратураның йөреш вакытында инкыйлабка чакырган чыгышлар көтеләме, дигән соравына, кабат, "йөрешнең максаты –Русияне таркату түгел, бары тик моңа кадәр олигархлар кесәсендә генә калган байлыкны Себердә яшәүчеләргә дә бүлүне таләп итү", дип җавап биргән.

Җомгага каршы төндә билгесез кешеләр Баранов яшәгән фатир төбенә киселгән сарык башы калдырып киткән. Активист сүзләренә караганда, шулай ук йөрешне оештыруга катнашкан башка кешеләргә дә шалтыратулар һәм янаулар булган. Константин Еременкога ФСБдан шалтыратып "синдә наркотик табачакбыз", дигәннәр. Александр Атабаевның йөргән кызының әти-әнисен "кызыгызның кем белән чуалганын беләсезме", дип кисәткәннәр.

"Себерне федеральләштерү" чарасы Новосибирскида рәссамнәр һәм сәнгать кешеләре катнашында бары тик икътисади таләпләр куелган ирекле йөреш шәкелендә планлаштырылган иде. Аны оештыручылар хакимиятләргә "федерализм" белән "сепаратизмның" икесе ике төрле әйбер булганын аңлатырга тырыша.

XS
SM
MD
LG