Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга хәзрәти Госман Коръәне китерелде


Казанга хәзрәти Госман Коръәне китерелде
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

Казанга Хәзрәти Госман чоры Коръәне тапшырылды

15 август Казан Кирмәне Ислам мәдәнияте музеена Истанбулның Топкапы музееннан алып киленгән хәзрәти Госман чорында җыелган Коръәннең күчермәсе бүләк ителде.

Куфи стилендә язылган Корьәнне музейга ИРСИКА оешмасы җитәкчесе Халит Эрен тапшырды. Коръән 644-656 еллар, хәзрәти Госман хәлиф булган чорга карый һәм хәзрәти Госман Коръәне дип атала.

Ислам мәдәнияте музеена бүләк ителгән бу Коръәннең оригиналы Истанбулның Топкапы музеенда саклана һәм аның күчермәсе оригиналы нинди зурлыкта, төстә, кытыршылыкта, авырлыкта булса, шулай эшләнгән. Ягъни, факсимиле күчермә булып тора.

Халит Эрен ИРСИКА Коръәннең мондый күчермәсен беренче тапкыр гамәлгә ашыруын һәм моннан горурлык хисе кичерүен әйтте.

"Әлеге Коръәннең бер нөсхәсен Татарстанга бүләк итүебезгә без чиксез шатбыз. Без, ИРСИКА буларак, Татарстан белән 2000нче еллардан бирле хезмәттәшлек итәбез. Ислам мәдәнияте белән бәйле буларак бу төбәктә биш зур конгресс оештырдык. Аеруча, ИРСИКА буларак татар тарихы һәм мәдәнияте темасында бер күләмле китап бастырып чыгардык. Хәзер исә әлеге музейга үзебездән өлеш кертү максатыннан ИРСИКАның әһәмиятле эшчәнлегенең бер нәтиҗәсе булган үзенчәлекле Коръән күчермәсен тапшырдык.

Татарстан һәм Казан ислам дөньясының, төрки дөньяның мәдәният үзәкләреннән берсен тәшкил итә. Монда XIX-XX гасырларда язылган бик бай рухи һәм мәдәни мирас бар. Казан cовет чорында да бу үзенчәлеген югалтмаган. Бүгенге көндә дә Русиянең мәдәният үзәге булу үзенчәлеген саклап килә. Моны онытмаска кирәк", диде Халит Эрен.

XS
SM
MD
LG