Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев: Улымны тотык иткән килеш Путин минем белән очрашмакчы була


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

Кырымтатар халкы лидеры Мостафа Җәмилевкә Русия президенты вәкилләреннән Владимир Путин белән очрашу тәкъдимнәре килеп тора. Алар очрашу нәтиҗәләренә күрә, Җәмилевнең аннексияләнгән Кырымда ябылудагы улы азат ителәчәк, ә үзенә ярымутрауга юл ачылачак дип ишәрали.

Бу хакта Җәмилев радиобызга әңгәмәдә әйтте. Русия аны биш елга Кырымга кертмәү карары чыгарган иде.

Җәмилев фикеренә күрә, үзләренә кирәк җавапны алыр өчен алар улын тотык итеп тота. Кырымтатар халкы лидеры Кырымның биш елдан да озаграк оккупация астында булачагына шик белдерә һәм иленә кайтачагына өметләнә.

"Биш ел монда булачакбыз дип уйласалар, алар зур оптимистлар. Минемчә бу вакыт кыскарак булачак. Дөрес, әлегә беркем дә ничә ай, ничә ел икәнен әйтә алмый, әмма берсүзсез Кырым Украинага кире кайтачак. Ул вакытта барсы да башкача булачак. Без илебезгә кануни рәвештә кайта алачакбыз, Украина ватандашларына кылган гамәлләре өчен алар әле җавап бирәчәк", диде Җәмилев.

44 яшьлек төзүче Февзи Эдемов һәлак булгач, Хайсер Җәмилев 2013 елның 27 маенда Бакчасарайда тоткарлана. Милиция җинаять эше ача. Мәҗлес бу үлем саксызлык сәбәпле булган дип белдерә. Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе Хайсер Җәмилевне төрмә җәзасына хөкем итә.

Кырым аннексияләнгәч, бу эшне яңадан тикшерә башладылар. Шул ук вакытта Киевтагы мәхкәмә бу саксызлык сәбәпле булган һәм Хайсерны азат итәргә дигән карар чыгарды. Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе дә Җәмилевнең улын азат итәргә дигән карар чыгарды. Әмма Русия аны үтәүдән баш тарта.

XS
SM
MD
LG