Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина Русия йөген Кызыл Хач ярдәме итеп таныды


Украинаның социаль сәясәт министры Людмила Денисова Русиядән килгән йөкне Халыкара Кызыл Хач Комитетының һуманитар ярдәме буларак таныды. Министрлык хәбәренә күрә, йөктәге әйберләр исемлеген Кызыл Хачның Русия, Беларус, Молодова бүлекләреннән делегация раслаган. Бу документ 16 августта министрлыкка тапшырылган.

Йөк 1856,3 тонна, анда 12 төр әйбер: ит консервасы, дөге, карабодай, шикәр, чәй, куертылган сөт, бала ризыгы, су, медицина кирәк-яраклары, электростанция һәм йокы капчыклары бар.

Кызыл Хачның Украинадагы бүлеге йөкне кабул итеп алучы булып санала һәм аларның вәкилләре Донецкидагы тикшереп үткәрү капкасы аша Украинага ташыячак.

XS
SM
MD
LG