Accessibility links

Татар җырчылары Макаревичны яклый


Андрей Макаревич
Андрей Макаревич

Русия Дәүләт думасы депутатлары җырчы һәм композитор Андрей Макаревичның барлык абруйлы исемнәрен һәм “Ватанга хезмәтләре өчен” орденын кире алырга тәкъдим итә.

Элегрәк Русия җитәкчелеген коррупциягә каршы көрәшне сүздә генә алып баруда гаепләп президент Владимир Путинга ачык хат язган, бу язда Киевтагы хакимият алмашын яклап чыккан Андрей Макаревичның күптән түгел Донецки өлкәсенә барып концерт куюына депутатларның ачуы ташып чыккан, күрәсең. Алар фикеренчә, Украинадагы яңа хакимиятне хуплавы белән җырчы Русиягә каршы карашларны пропагандалый.

Евгений Федоров
Евгений Федоров

"Бердәм Русия" депутаты Евгений Федоров "Машина времени" төркеме җитәкчесен җәзаларга чакырып: "Андрей Макаревич инде күптәннән фашистлар белән хезмәттәшлек итеп килә. Ул бу турыда шактый күптән, Русия федерациясенең дошманнары ягына күчкәндә үк карар иткән", дип белдерде.

Язын Макаревич Мәскәүдә Украинадагы сугышка каршы митингка чыккач интернетта бер төркем аны дәүләт бүләкләреннән мәхрүм итү таләбе белән меңнәрчә имза җыйган иде. Федоров та узган язда дәүләт бүләкләре турындагы канунга үзгәрешләр әзерләде. Ул үзгәрешләр, Думада хупланса, җәмәгатьчелек алдында Русиянең суверенлыгына, кагылгысызлыгына һәм бербөтенлегенә каршы чыгыш ясаган өчен дәүләт бүләкләрен кире алу мөмкинлеге бирәчәк. Хәзерге канун бүләкләрне сәяси карашлар өчен түгел, ә зур һәм аеруча зур җинаятьләр кылган өчен генә кире алу мөмкинлеге бирә.

Макаревич Кырым һәм Украинадагы хәлләр турында Мәскәүнең рәсми карашы белән туры килмәгән үз фикерен кыю рәвештә әйтеп килә. Үзенең "Кабәхатлек турында" дип исемләнгән хатында җырчы Украинадагы хәлләр өчен Русия хакимиятләрен гаепләде. Макаревич шулай ук, Русия хакимиятләре холкы тотрыклы булмаган бик күп наданнарны телевидение аша зомбилаштырды һәм алар хәзер Украинадагы урыс телле халыкны якларга атлыга, дип белдерде.

Думаның Мәдәният комитеты әгъзасы Дмитрий Литвинов исә Макаревичның гамәлләрен хөкем итеп аны Русиядән чыгарып җибәрергә һәм илгә кире кертмәскә чакыра. "Безнең кешеләрне илдән чыгарып җибәрү очраклары булды бит инде. Әгәр дә кеше барлык бу нәрсәләргә шул кадәр кискен карый икән, бәлки аны Украинага җибәрергә кирәктер, шунда яшәсен. Бездә Русиядәге бөтен рәхәтлекләрдән файдаланырга һәм шул ук вакытта аны хурларга өйрәнеп киттеләр", ди Литвинов.

Ә менә татар җырчылары Азатлыкка Макаревичның яки аның хәлендә калган башка берәр иҗат әһеленең бүләкләрен кире алуга яки ничек тә булса җәзалауга каршы булуларын белдерде.

Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты, Башкортстан Дәүләт җыелышында "Бердәм Русия" депутаты булган җырчы Айдар Галимов Азатлыкка Макаревич иҗатын яратуын һәм аны бүләкләреннән мәхрүм итүгә каршы булуын әйтте.

Айдар Галимов
Айдар Галимов

"Ул бүләкләр элек яуланган, элекке иҗат өчен бирелгән бит. Бүген кешенең ниндидер карашлары бар икән – ул карашлар бүгенге хәлгә бәйле карашлар. Шуңа күрә мин моны дөрес түгелдер дип исәплим, матур күренеш түгел бу. Бүләкләрне кире тартып алуны хупламыйм. Алар бит ниндидер хезмәт белән яуланган. Без “Машина времени”ны тыңлап үстек. Ул заманнарда безнең тәрбия өчен зур роль уйнаган төркемнәрнең берсе булды ул. Аның “Костер” дигән җырын мин әле дә концертларда яратып җырлыйм. Хәзер Макаревич шулай әйткән, болай әйткән дип кенә ул җырны җырлаудан туктамаячакмын бит инде мин. Җыр ул – иҗат, кайчандыр эшләнгән эш. Шәхсән мин Макаревичның фикерен хупламыйм. Мин бераз аптырабрак калдым аның позициясенә. Әмма бит ул аның позициясе, аның шәхси фикере. Һәркемнең үз фикере булырга мөмкин. Башка проблемнар да җитәрлек, моннан проблем ясап орден-медальләрне кире тартып алудан гына безнең тормыш яхшырыр дип уйламыйм", диде Айдар Галимов.

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи дә Макаревичның сәяси белдерүләр ясавын хупламый, әмма шул ук вакытта аны җәзалауга да каршы булуын белдерде.

Хәния Фәрхи
Хәния Фәрхи

"Мин кешегә иҗат өчен бирелгән бүләкләрне сәясәт өчен кире алуга каршы. Әлбәттә, Макаревич акылсыз егет түгел. Үзенең фикерен уйлап әйткәндер. Әмма безнең җырыбыз үзе бер сәясәт, урамга чыгып популизм белән шөгыльләнү дә бик яхшы әйбер дип уйламыйм. Белмим, кем ничек көрәшәдер, минем җырларым – дуслыкка, тынычлыкка өнди торган җырлар. Ул канунны кабул итмәсләрдер дип өметләнәм. Бездә төрле фиркаләр булган кебек, сәяси карашларның да төрлечә булырга хакы бар. Ул бит әле илеңне сату дигән сүз түгел", диде Хәния Фәрхи.

Җырчы Мубай исә Макаревичның бүләкләрен кире тартып алу тәкъдимен "тилелек" дип атады.

Мубай
Мубай

"Бу тилелекне бернинди сүз белән әйтеп тә, аңлатып та бетерерлек түгел. Безнең илдә хәзер ниндидер театр бара, бер ел элек башка да сыя алмаган абсурд нәрсәләр. Макаревичның Украинада концерт куярга хакы бар. Барсын, куйсын, җырласын, җырчы кеше бит ул. Ниндидер театр абсурды башланды бу илдә. Нәрсә белән тәмамлануы билгесез, ниндидер хәшәрәт, куркыныч заман", ди Мубай.

Ул арада Макаревич Украинаның Святогорский шәһәрендә Донецки һәм Лугански өлкәләреннән килгән качак балалар өчен концерт куйганлыгын белдерде һәм Русиядә үзенә каршы ялган кампаниясе баруына зарланды. Украина хәрбиләре өчен концерт куйганлыгы турында ялганнарны документаль рәвештә кире кага алуын әйтеп Макаревич: "Әгәр дә бу оятсызлык дәвам итсә, миңа музыканы ташларга һәм үз абруемны яклап мәхкәмәдән мәхкәмәгә йөрергә туры киләчәк", диде.

Макаревичның матбугат вәкиле Антон Чернин аның Мәскәүдә Донецкидан китәргә мәҗбүр булган качак балалар файдасына музыкант Светлана Сурганова белән бергәләп хәйрия концерты куячагын әйтте.

XS
SM
MD
LG