Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес вәкиле Тейфук Гафаров Акмәчет вице-мэры итеп сайланды


Акмәчет шәһәр шурасы утырышында Кырымтатар мәҗлесенең юридик идарәсе башлыгы Тейфук Гафаров икенче тапкыр тавыш бирүдә шәһәр башлыгы урынбасары итеп сайланды. 58 депутатның 46сы аның өчен тавыш биргән, 12 кеше тавыш бирүдән тотылып калган.

6 августта Гафаровны билгеләү инде тавышка куелган иде. Гафаров ул көнне кирәк булган тавышларны җыя алмады. Аның вице-мэр булуы өчен 37 генә депутат тавыш бирде. Шәһәр башлыгы Виктор Агеев моны "техник хата" дип атады һәм мәсьәләне кабат тавышка куярга вәгъдә итте.

"Мин элек тә кырымтатар проблемаларын чишәргә кирәк, дип әйтеп килдем. Проблемаларның күбесен администрaтив юллар белән хакимият дәрәҗәсендә генә чишеп була. Хакимияттә үз кешеләребез булмаса, без аларны чишә алмаячакбыз", диде Гафаров "15 минут" сәхифәсенә.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Гафаровны Кырым "хакимиятенең" бу тәкъдимен кабул итмәскә сораган булган. Үзе Кырымнан читтә булган Чубаров Мәҗлес вәкилләренең барысының да Кремль билгеләгән яңа хакимиятләр басымына каршы тора алмауларын белдергән иде.

Мәҗлес рәисенә, кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевкә кебек үк Кырымга керү тыелган. Биш елга Кырымга кертмәү турындагы мөһерсез һәм кулдан язылган кәгазьләр аларның икесенә дә "чик буенда" тапшырылган иде.

XS
SM
MD
LG