Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда эшләгән журналист "Лугански халык республикасы" министрлыгы матбугат вәкиле булды


Казанда эшләгән журналист "Лугански халык республикасы" министрлыгы матбугат вәкиле булды, дип хәбәр итә ProKazan.ru.

Татарстан көч структураларында эшләгән Алексей Топоровның Украинада Русия яклы сепаратистлар рәтендә булуын Азатлык җәй башында язган иде.

Рус милләтче оешмаларына якын журналист һәм активист Алексей Топоров элегрәк Казанда төрле мәгълүмат чараларында эшләгән. Шулай ук аның эш тәҗрибәсендә көч структурасы да бар: Топоров наркотик әйләнешен контроль итү инспекциясендә матбугат секретаре булып хезмәт куйган.

XS
SM
MD
LG