Accessibility links

Кайнар хәбәр

Донецки татарлары Татарстанга кайтып урнашуга каршы түгел


Чуашстаннан Илдус Зәйнетдинов Донецкидан кайткан татарларга эш тәкъдим итәргә әзер. Татарлар арасында Казанга кайтырга теләүчеләр шактый булса да, күбесе эш тәкъдим иткән башка Русия төбәкләренә барып урнаша.

27 яшьлек Адилә Чанышева Донецкидан 15 чакрымда урнашкан Махеевкада яши. Ул 2008 елда Казанда яшьләр форумында булган һәм хәзер дә эш тәкъдим итсәләр анда күчәргә каршы түгел.

“Без инде чемоданда утырабыз. Минем дус кызым кардиолог Рената ире һәм шулай ук табип булып эшләүче абыйсы, әнисе белән бик авыр булганда машина белән Мәскәүгә чыгып киттеләр, әмма аның Казанны карап кайту теләге бар иде. Мәскәүдә аларның туганнары яши. Әгәр яхшы эш тәкъдим итсәләр анда калырга да мөмкин.

Мин кунакханәдә эшлим, ләкин инде ул да ябылыр. Шуңа минем иптәш кызым минем турыда белешмәләрне төрле җиргә җибәрә башлады. Ул Мәскәүдә чит ил ватандашлары өчен яңа ачылырга тиешле яңа мәктәпкә дә җибәргән. Алар миннән әңгәмә алды. Мин инглиз телен бик яратам һәм аны яхшырту әйбәт булыр иде. Бер елдан соң аннары Казанда эш караштыргалар идем. Тиздән Мәскәүдән җавап булыр дип көтәм”, ди ул.

Адилә Чанышева
Адилә Чанышева

Адилә Русиягә барып урнаша алса, аннары гаиләсен дә анда күчермәкче.

“Әгәр мин яхшы урнашсам, инде әниләрне дә алып китәр идем. Әби генә инде бик карт. Казанда эшләү яхшы булыр иде, әлбәттә. Бик матур шәһәр. Анда эш тәкъдим итү турында игъланнарны эзләмәдем әле.

Минем әти акча эшләргә Кырымга киткән иде һәм хәзер Новороссийскида. Ул төзүче. Мәскәүгә китмәкче иде дә барып чыкмады. Татарстанда анда төзүчеләр кирәкмиме икән алай-болай?”, ди ул.

“Без сәясәтчеләр түгел, ә эшмәкәрләр”

Чуашстанның Канаш шәһәреннән “Независимая оценка” ширкәте җитәкчесе Илдус Зәйнетдинов Донецки татарларын эшкә алуга каршы түгел.

“Безнең ширкәт күчемсез милек, машиналар, кыйммәтле кәгазьләрне бәяләү өлкәсендә (оценщик) хезмәт күрсәтә. Бу элитный эш, моны һәркем булдыра алмый. Без эшебезне киңәйтергә уйлыйбыз, шуңа безгә эш тәҗрибәсе булган белгеч кирәк.

Без аларны торак белән тәэмин итәчәкбез. Эш шартлары һәм югары хезмәт хакы бирергә әзербез. Без сәясәтчеләр түгел, без эшмәкәрләр. Безгә яхшы эшчеләр кирәк. 2-3 белгечне алырга әзербез.

Без өстенлекне татарларга ясыйбыз, әмма башка милләтләрне дә кире какмыйбыз. Яшьләр форумыннан Гөлназ Бәдретдин Faceebookта Донецки татарларына эш булдыру турында язган иде.

Без эшмәкәрләр белән үзара сөйләшеп торабыз. Эшли торган тәртипле кешеләр барысына да кирәк. Аннары хезмәт биржасында Украинада килүчеләр өчен махсус бүлек бар. Килсеннәр дә эшләсеннәр генә. Кешегә балык түгел кармак бирергә кирәк”, ди ул.

Донецкидагы татар яшьләре арасында табиплар шактый

Бөтендөнья татар яшьләр форумы Донецкидан Татарстанга күчеп кайтырга теләүчеләр турында мәгълүматлар туплый. Форумның рәис урынбасары Гөлназ Бәдретдин сүзләренчә, инде 15 кешедән үзләре турында белешмә килгән. Алар арасында психотерапевт, кардиолог, биохимик, офтальмолог, инженерлар, филологлар (алман теле һәм әдәбияте) бар.

“Донецкида яшәүче татар яшьләренең резюмеларын карап чыкканнан соң бер нәтиҗәгә килдем - Украина күптәннән Европа ул! Яшьләрнең бөтенесе дигәндәй инглиз телен үзләштергән, эшләрендә киң кулланалар. Кемдер медицина университетында инглизчә укыта, кемдер инглизчә генә сөйләшә торган туристларны дәвалый, кемдер Украина белән АКШ ширкәтләре белән элемтә тота. Һәрберсе кимендә өч-дүрт тел белә”, ди Бәдретдинова.

Адилә Чанышева әйткән Рената август азагында Мәскәүдән Казанга килергә тиеш. Ул Казанда яки Йошкар-Олага күченергә тели.

Шулай ук Донецкидан Налия Татарстанда миграция хезмәтенә чиратка баскан. Бәдретдинова сүзләренчә, ул президентка торак мәсьәләсендә хат язган.

“Аңа шалтыратканнар. Хәзер алар гаиләсе белән кунакханәдә яши. Өч тапкыр ашаталар, киемнәр, аяк киемнәр, уенчыклар алып киләләр. Медицина тикшерүе узган. Таныклык өчен ул бик мөһим икән”, ди ул.

Шул ук вакытта Донецкидан китә алмаучы татарлар да әле шактый. Мисал өчен Махеевкадан 52 яшьлек Нурия Ситдыйкова шуларның берсе. Ул теләсә нинди юл белән Татарстанга кайтып урнашырга әзерлеген әйтте.

XS
SM
MD
LG