Германия канцлеры Ангела Меркель Украина президенты Петр Порошенко белән илнең көньягындагы бәрелешләрне туктату һәм Киевка ярдәм турында сөйләшү өчен Украинага килде.
Украина тышкы эшләр министры урынбасары Даниил Лубкивский Меркельның сәфәрен “Украина белән беректәшлек сигналы” дип атады.
Канцлер премьер-министр Арсений Яценюк, Украина төбәкләре вәкилләре, Киев, Донецки, Львов мэрлары һәм кырым татарлары вәкилләре белән очрашырга җыена.
Бүген Германия вице-канцлеры Зигмар Габриэль илнең бөтенлеген саклауның иң яхшы юлы федерализация булуын әйтте. Элегрәк Украина хакимияте Русиянең әлеге тәкъдимен кире каккан иде.